“Хезмәт даны”– район көзгесе
Мин балалар бакчасы булмаган авылда үстем һәм минем әлифбам район газетасы иде. Еллар коштай очып үтә. Безнең гомерләр әнә шулай уза. Ә газетабыз күңел көзгесе кебек - безнең чагылышыбыз. Тормыш белән газета да үзгәрә. Хөрмәтле укучым, синең иске төпләмәләрнең битләрен актарганың булдымы? Ул битләрдә безнең яшь әти-әниләребез, туганнарыбыз, күршеләр, эшчеләр,...
Мин балалар бакчасы булмаган авылда үстем һәм минем әлифбам район газетасы иде. Еллар коштай очып үтә. Безнең гомерләр әнә шулай уза. Ә газетабыз күңел көзгесе кебек - безнең чагылышыбыз. Тормыш белән газета да үзгәрә. Хөрмәтле укучым, синең иске төпләмәләрнең битләрен актарганың булдымы? Ул битләрдә безнең яшь әти-әниләребез, туганнарыбыз, күршеләр, эшчеләр, колхозчылар, авыл интеллигенциясе исән әле. Алар да тормышны яратканнар: хезмәт куйганнар, гаилә корганнар, балалар үстергәннәр, йортлар, мәктәпләр, мәдәният учаклары, балалар бакчалары, фабрика-заводлар, фермалар, күперләр, юллар төзегәннәр.
Алар саргаеп беткән газета битләреннән безгә елмаялар, чөнки тормышны чиксез сөйгәннәр. Чөнки тормыш - бер генә. Газетабыз да бер. Ул сагышка сала һәм шатландыра, безнең белән борчыла. Аның битләрендәге язмалар безгә якын һәм аңлаешлы, чөнки район газетасы - безнеке, халыкныкы. Ә "сары" прессаны үз итүчеләрне аңламыйм, минемчә, акчаны җилгә очыру бу.
Артур ЗӘКИЕВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев