Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан районда узачак чаралар исемлеге

Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүне кысаларында районда түбәндәге чаралар үткәреләчәк: 3 октябрь, район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип аталган бәйрәм концерты. Башлана 14 сәгатьтә, керү бушлай. 3 октябрьдә "Олимп" Боз сараенда 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Боз өстендә бәйрәм" дигән массакүләм шуу . Керү пенсия таныклыгы...

Халыкара Өлкәннәр көнен бәйрәм итүне кысаларында районда түбәндәге чаралар үткәреләчәк:

3 октябрь, район Мәдәният йортында "Сезгә булган хөрмәтебез безнең йөрәк түрендә" дип аталган бәйрәм концерты. Башлана 14 сәгатьтә, керү бушлай.

3 октябрьдә "Олимп" Боз сараенда 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр "Боз өстендә бәйрәм" дигән массакүләм шуу . Керү пенсия таныклыгы буенча, ирекле.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр "Артель" аяк киеме ремонтлау мастерское (базар эчендә) һәм "Айгөл" матурлык салоны (Кукмара поселогы, Ворошилов урамы, 2) ташламалы шартларда аяк киемнәрен ремонтлый һәм чәч кисә.

1 октябрьдә шәһәр яны һәм поселоктагы автобус маршрутларында пенсия таныклыгы нигезендә бушлай йөрергә мөмкин булачак.

26, 27 сентябрьдә Кукмара поселогындагы мунчада пенсия таныклыгы нигезендә ярты бәягә юынырга була.


29 сентябрьдә поселокта һәм 26 сентябрьдә Лубян авылында авыл хуҗалыгы һәм промышленность товарлары сату буенча ярминкә үткәрелә. Аның барышында ялгыз яшәүче өлкәннәргә авыл хуҗалыгы продукцияләрен өйгә алып кайтып бирү оештырылачак.

фото: http://www.timenews24.ru/mezhdunarodnyj-den-pozhilogo-cheloveka/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk