Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халык мирасы - мәңгелек

Узган елның октябрендә башланып, җиде ай буе дәвам иткән зур мәдәни чарага - "Авылның кадерен белик" районкүләм фестиваленә, ниһаять, йомгак ясалды. Узган җомгада район Мәдәният йортында авыл җирлекләрендәге үзешчән сәнгать коллективларының иң яхшы чыгышларыннан Гала-концерт оештырылды.

Һәр милләтнең асыл сыйфатларын үзендә саклап, шәһәрләрне зыялы, талантлы шәхесләр белән тәэмин итеп торучы авыл элек-электән җәмгыятебезнең рухи тормышына нигез салучы булды. Ләкин бөтен дөньяда бара торган глобаль үзгәрешләр авылларны да читләтеп үтмәде, аның яшәешенә яңа бизәкләр, үзгә тәртип-гадәтләр алып килде. Тормыш арбасыннан төшеп калмас өчен дөнья куганда, гадәттә, рухи кыйммәтләр читтәрәк кала, туганчыллык, киң күңеллелек, ярдәмчеллек, бердәмлек кебек сыйфатларның бәясе кими, милли бизәкләр тоныклана."Авылның кадерен белик" фестивале әнә шул онытылып бара торган милли гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерү, мәдәни мирасны, тарихны барлау, авылларда рухи тормышны җанландыру максатыннан оештырылган иде. Ул үз бурычын тулысынча үтәде дияргә мөмкин: әлеге чарада сабыйлардан башлап өлкән яшькәчә халыкның бердәм катнашуы, һәр төбәкнең үзенә генә хас гадәтләрне, тормыш күренешләрен чагылдыра алуы шул хакта сөйли.
-Районыбызда төрле милләт халкы дус, тату яши. Һәр милләткә үз телен өйрәнү, белем алу, мәдәниятен үстерү өчен тигез шартлар булдырылган. Халкыбыз эшчән, тырыш, шуңа һәр тармакта хезмәт күрсәткечләребез күркәм. Кукмаралылар эшли дә, күңел ача да белә, бай рухи тормыш белән яши. Талантлы кешеләребез бик күп, алар чит төбәкләрдә уздырылган чараларда районыбыз данын югары йөртәләр. Әлеге фестивальдә дә халкыбызның рухи байлыгы чагылды, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин һәм фестиваль җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды.
Иң югары бүләккә - Гран-прига Күкшел авыл җирлеге лаек булды. Поч. Кучук, Янил авыл җирлекләре беренче дәрәҗә, Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Нырья авыл җирлекләре икенче дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Түбән Үрәс, Ятмас Дусай, Урта Комар, Түбән Өскебаш, Ош. Юмья, Югары Чура, Пычак, Каенсар авыл җирлекләренә өченче дәрәҗә лауреат исеме бирелде. Ә аннан соң Гала-концерт башланып китте. Дүрт сәгатькә сузылган тамаша бер сулышта үтте дисәк тә арттыру булмас. Ялыктыргыч чыгышлар юк иде биредә, һәркайсы халкыбызга якын, тансык. Әнә, күкшеллеләр авылга нигез салынган чорларны искә төшерү белән беррәттән, сабантуй алдыннан үткәрелә торган сөрән йоласын күрсәттеләр. Зурсәрдеклеләр белән бергә Нократ елгасы аръягына печәнгә "төштек", почкучуклылар белән туй йоласында катнашып, яшь кияү белән киленне хөрмәтләдек, өскебашлылар белән бергә кич утырдык, Янил базарында булып кайттык. Зур Кукмараның 12 кешелек гармунчылар ансамбле башкарган моңлы көйләргә берәү дә битараф калмагандыр. Тальян, баян тавышын бик сирәк ишетәбез шул хәзер.
Төрле авыл җирлекләрендә оештырылган милли фольклор ансамбльләр инде күптән районыбызның йөзек кашына әверелделәр. Бу юлы да алар бәйрәмнән читтә калмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk