Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гимназиянең “Яшь коткаручылар”ы слеттан беренчелекне алып кайтты

"Патриот" республика үзәгендә Татарстан хәрби-патриотик клубларының унынчы ачык слеты узды. Әлеге чарада район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь коткаручылар" берләшмәсенә йөрүче Кукмара беренче гимназиясе укучылары да катнашты. Слет программасына интеллектуаль, туристик, сәнгать, хәрби-спорт юнәлешендәге конкурс һәм ярышлар кертелгән иде. Районыбызның "Яшь коткаручылар" командасы "Медиа-визитка", "Визит карточкасы", "АК-74 автоматын сүтеп җыю"...

"Патриот" республика үзәгендә Татарстан хәрби-патриотик клубларының унынчы ачык слеты узды. Әлеге чарада район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Яшь коткаручылар" берләшмәсенә йөрүче Кукмара беренче гимназиясе укучылары да катнашты. Слет программасына интеллектуаль, туристик, сәнгать, хәрби-спорт юнәлешендәге конкурс һәм ярышлар кертелгән иде. Районыбызның "Яшь коткаручылар" командасы "Медиа-визитка", "Визит карточкасы", "АК-74 автоматын сүтеп җыю" бәйгеләрендә - беренче, "Сугышчан кәгазь", "Әдәби-музыкаль композиция", "Оборона-туристиклык ярышы"нда - икенче, "Сафта йөрү" ярышында өченче урыннарны алды. "АК-74 автоматын сүтеп җыю" буенча шәхси зачетта Илшат Зәйнәгиев өченче урынга лаек булды. Кукмара беренче гимназиясенең тормыш иминлеге нигезләре фәнен алып баручы Фәрхәт Гыйлаев җитәкчлегендәге команда беренчелеккә чыкты һәм Татарстан хәрби-патриотик клубларының унынчы ачык слетының җиңүчесе булды. Командага Мактау грамоталары һәм кубок, хәрби-патриотик берләшмәгә җиһазлар алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта район мәктәптән тыш эшләр Үзәгенең бүлек мөдире Ризидә Бикмөхәммәтова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X