Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гимназия укучылары ЮХИДИ инспекторы белән юлга чыкты

"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучылары - яшь юл хәрәкәте инспекторлары Чулпан Касыймова, Ләйсән Шакирова, Заһир Әхкәмов, Инсаф Саматовлар ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин белән берлектә юлга чыгып, юл хәрәкәтендә катнашучыларга махсус буклетлар тараттылар. Тиешле тизлекне сакламаучы, балаларын махсус креслоларга утыртмаган әти-әниләр штрафка тартылды. -Безнең мондый төр...

"Игътибар - балалар!" акциясе кысаларында 1нче гимназиянең 9 сыйныф укучылары - яшь юл хәрәкәте инспекторлары Чулпан Касыймова, Ләйсән Шакирова, Заһир Әхкәмов, Инсаф Саматовлар ЮХИДИ инспекторы Нурсил Мортазин белән берлектә юлга чыгып, юл хәрәкәтендә катнашучыларга махсус буклетлар тараттылар. Тиешле тизлекне сакламаучы, балаларын махсус креслоларга утыртмаган әти-әниләр штрафка тартылды.

-Безнең мондый төр рейдта әле беренче тапкыр катнашуыбыз. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр өлкәннәр арасында да, балалар арасында да шактый күп. Без аларга "Игътибар - балалар!" акциясе хакында сөйләдек, юлларда игътибарлы һәм сак булуларын сорадык, - диләр укучылар.

Ундүрт яше тулмаган килеш велосипедка утырып автомобиль юлына чыккан укучылар да кисәтү алды. Аларның исем-фамилияләре үзләре укый торган мәктәпләргә җибәреләчәк.

Сүз уңаеннан: 1 сентябрьдән ЮХИДИ штрафлары артты. Баласын махсус урындыкка утыртмаганнарга хәзер 500 сум урынына 3 мең сум акча түләргә туры киләчәк.

Алсу ӘХМӘТОВА

фото: http://municipalrussia.ru/portal/page/portal/mr/smi_news/article?cun=613258

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk