Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Габдулла Тукайның туган көнендә иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр тәбрикләнде

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар үтә. Зур Сәрдек гимназиясендә бу атна туган тел атналыгы дип игълан ителгән иде. Анда "Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе, "Серемне сиңа чишәм" газетасы редакциясе оештырган Гали Галиев һәм Мәгъсүм...

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар үтә. Зур Сәрдек гимназиясендә бу атна туган тел атналыгы дип игълан ителгән иде. Анда "Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе, "Серемне сиңа чишәм" газетасы редакциясе оештырган Гали Галиев һәм Мәгъсүм Насыйбуллин исемендәге конкурска йомгак ясалды. Мәгъсүм Насыйбуллин исемендәге конкурста беренче урын Мөнәвәрә Шәфигуллина, икенче урын Фәридә Хисамова белән Роза Хаковага бирелде, өченче урынны Миннеямал Шәйхенурова, Илзия Харисова, Ләйсән Шаһабиевалар яулады.

Шигырь язучы балалар арасында оештырылган Гали Галиев исемендәге конкурста беренче урынга лаеклылар табылмады. Зөлфия Закирова, Миләүшә Сәмигуллина, Дина Абдуллина, Рәзил Мөхәммәтҗанов, Алсу Касыймова, Ришат Миннемуллин, Алсу Шаһиәхмәтова, Ландыш Салихова, Йолдыз Шаһиәхмәтова, Зөһрә Вилдановаларга дипломнар һәм премияләр тапшырылды.

Премияләрне якташыбыз, язучы, журналист, "Серемне сиңа чишәм" газетасын оештыручы Заһид Мәхмүди тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай көне конкурсларга йомгак

erid: 2VtzqxWHLUk