Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Эссен" кибете янында машина юарга була

"Кайчан чын яз килеп җитә инде? Туйдырды бу бетмәс-төкәнмәс суыклар, кары-бозы", - дип зарланышып йөргән идек, бер атна эчендә никадәр кар эреде. Инеш-елгаларны иңләп ташу ага башлады, иңкүлекләрне су басты. Кукмараның Гагарин урамында яшәүче Асия апа Гыйльфиева - редакциягә шалтыратып бу уңайдан үзенең-моң-зарларын белдерүчеләрнең берсе. "Күреп китегез әле, - дип...

"Кайчан чын яз килеп җитә инде? Туйдырды бу бетмәс-төкәнмәс суыклар, кары-бозы", - дип зарланышып йөргән идек, бер атна эчендә никадәр кар эреде. Инеш-елгаларны иңләп ташу ага башлады, иңкүлекләрне су басты. Кукмараның Гагарин урамында яшәүче Асия апа Гыйльфиева - редакциягә шалтыратып бу уңайдан үзенең-моң-зарларын белдерүчеләрнең берсе. "Күреп китегез әле, - дип үтенечен белдерде ул. - Ел саен шушы хәл кабатлана - бакчабызга су тула, ул үзе белән кара туфракны агызып алып китә".

Чыннан да, аларның бакчасында диңгездәй су җәелгән. Аларның бәрәңге бакчасы өйләреннән, хуҗалык корылмаларыннан берникадәр астарак, яр буенда урнашкан икән. Бакча белән янәшә булган абзарлары да су эчендә калган.

Асия апа: "Кайдадыр бозларны ваттыралар, шулар килеп бөялә дә, су җәелә, - дип аңлатты. - Менә бу су эчендә ятучы колачлап алырлык агачларга карагыз әле, барысын да көчле ташкын алып килгән. Бәрәңге бакчасын гына түгел, хәзер әнә безнең дә, күршеләрнең дә яр өстендәге яшелчә бакчасын инде ел саен су ашап бара. Тора-бара яр һаман ишелеп барып, безгә генә түгел, шушы тирәдәге барлык хуҗалыкларга зур зыян китерергә мөмкин бит, - диде.

Асия апа дөрес әйтә. Әгәр дә вакытында тиешле чара күрелмәсә, берничә елдан монда нинди хәл буласын уйлавы да куркыныч.

Язгы сулар ташу булып инеш-елгалардан гына акмыйча, поселоктагы иңкүлекле урыннарны да "үз итәләр". Автомашиналары булганнарга бездән бер тәкъдим: җиңел машина кузовы астына җыелган пычрактан котыласыгыз килсә, Кукмараның Степан Разин урамындагы "Эссен" кибете янына килеп, бер-ике кат су эченнән йөреп алыгыз. Без кибет тирәсен фоторәсемгә төшергән вакытта берничә шофер "тимер атын"шундый ысул белән юдырып та алды. Кибет каршысына шуның кадәр су җыелган ки, җайлы-җайсыз янына барып та булмый. Кукмараның кайсыдыр оешмасыннан берничә эшче көчле насослар белән суны кудыру белән мәшгуль иде. Бу тирәдә ел саен яз көне шушы хәл кабатлана, тиешле чараларны бәлки көздән күрергә кирәктер?

Массакүләм матбугат чараларыннан илнең, республиканың төрле төбәкләрендә булган язгы су басулар турында укып, күреп торабыз. Безгә дә куркыныч янамыймы? Кукмарадагы янгын куркынычсызлыгы часте җитәкчесе Мансур Рәхмәтуллин ныклы ышаныч белән: "Юк, гадәттән тыш хәлләр булмаска тиеш, - диде. -Көздән үк су басуларга каршы эш башланды, һәр буаның суы җибәрелде. Бүгенге көндә аларның һәрберсенә су биеклеген тикшереп, карап торучы җаваплы кеше беркетелгән. Авылны су басмасын өчен Күкшелдәге инешне ярырга туры килде. Аннан соң, бу көннәрдә һава торышы салкын булганлыктан, су басу куркынычы да ким булачак. Район халкына бер үтенечем дә бар. Көн саен диярлек 10-20 кешедән "Өй яныбызда канау казып бирегез әле", - дигән мөрәҗәгать кабул итәбез. Һәркем хуҗалык янын үзе карарга тиеш, без канау казып йөрүче оешма түгел, ә кеше гомере өчен куркыныч туган очракта ярдәмгә киләбез. Асия апага җавабым шул -Нурминкә елгасында бернинди боз шартлату эшләре алып барылмады. Якын-тирәдә Мамадыштагы күпер янында һәм Мишә елгасында гына боз шартлатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X