Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Дәгъваларга урын юк: Зур Сәрдек һәм Аш.Буҗида балалар бакчалары эшли (+фото)

Соңгы атналарда ТНВ каналының "Хәбәрләр" чыгарылышында районыбызның Зур Сәрдек һәм Аш. Буҗи авылларындагы яңа төзелгән балалар бакчаларының һаман эшләп китә алмаулары турында берничә тапкыр хәбәр иттеләр. Чыннан да, 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан әлеге авылларда тантаналы төстә балалар бакчаларын ачканнар иде. Әмма җылылык булмау сәбәпле алар вакытлыча ябылды. Бүгенге...

Соңгы атналарда ТНВ каналының "Хәбәрләр" чыгарылышында районыбызның Зур Сәрдек һәм Аш. Буҗи авылларындагы яңа төзелгән балалар бакчаларының һаман эшләп китә алмаулары турында берничә тапкыр хәбәр иттеләр.

Чыннан да, 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан әлеге авылларда тантаналы төстә балалар бакчаларын ачканнар иде. Әмма җылылык булмау сәбәпле алар вакытлыча ябылды. Бүгенге көндә хәлләр ничек икән бу якларда, сабыйларын җитәкләгән әти-әниләр кайчан әлеге биналарның ишекләрен кабат ачып керерләр дигән сорауларга җавап эзләп, юлга кузгалдык.

"Әкият"тә кунакта

Иң элек Зур Сәрдек авылындагы "Әкият" балалар бакчасына кереп чыгарга уйладык. Ишек төбендә үк балалар коляскасын күрү бер мәлгә сәер дә тоелып китте. Чөнки, Казандагы коллегаларыбызның сюжетларын караганнан соң, бакча әле дә ябык дигән фикер калган иде. Баксаң, ул 15 октябрьдән эшли башлаган икән.

-Бакчабыз җылы, мең шөкер,-дип каршы алды мөдир Гөлүсә Фәтхуллина. - Бүгенге көндә 24 градус җылылык бездә. Бинабыз тулысынча кибеп бетсен өчен хәзергә югарырак температура саклана. 50 урынга исәпләнелгән бакчадагы ике төркемгә 60 бала йөри, ә иске бакча 20 урынлык кына иде. Мөмкинлек булганлыктан, әти-әнисе бакчага йөртергә теләгән һәр баланы алдык. Менә бүген өлкәннәр төркеменә - 26, кечкенәләренә - 23 бала килде. 1 сентябрьгә бакчабыз тулысынча әзер иде дисәк тә, хата булмас, ут белән газ гына тоташтырылмаган иде. Шушы срокка бакчаны чистарту, җыештыру эшләрен, төркем бүлмәләрен, документларны әзерләп бетерү өчен караңгыга кадәр бакчада яттык, өйгә төнлә генә кайтып кергән чаклар да булды. Бакчаның ай ярым эшләми торуының сәбәбе -"Технадзор"ның нәтиҗә кәгазе булмавы. Үзегез беләсез, документ-кәгазь эше озакка сузыла. Электр уты тоташтырылуга рөхсәт алынуга бинаны электр белән җылыта башладык. Бүген менә газны да тоташтырырга килделәр. Рәхмәт, әти-әниләр безне аңлады, килеп тавыш чыгаручы, кайчан балалар бакчасы эшли башлар инде дип сораштыручы булмады, сабыр иттеләр.

Мөдир белән генә сөйләшеп калмыйча, сабыйларның ни белән мәшгуль булуларын күрү өчен ике төркем белән дә танышып чыгарга уйладык.

Өлкәннәр төркемендә балалар өчен интерактив такта кулланып математика дәресе бара иде. Тәрбияче Рафилә Әхмәтшина:"Балалар, тактада биш өчпочмак бар, ә түгәрәкләр өчәү генә, ничә түгәрәк җитми?" -дип бармаклары белән күрсәтә-күрсәтә дәрес бирә. Ә спорт залында музыка белгече Ләйсән Гыйләҗева нәни тамашачыларга күрсәтү өчен бер төркем бала белән "Шалкан" әкиятен әзерли. Шул арада аларны Зур Сәрдек амбулаториясеннән килгән табиб апа-абыйларга тешләрен күрсәтергә алып кереп киттеләр. Ә иң кечкенәләр төркемендә үзен сырып алган 23 балага тәрбияче Раушания Заһидуллина яшелчәләрне танырга өйрәтә иде.

- Яшелчәләрне аера алалармы соң бу нәниләр? -дип соравыма Раушания апа елмаеп, "Бераз гына, мин әле үзләрен дә аерып бетерә алмыйм", -диде.

Сүз уңаеннан тагын бер тәрбияче - Сиринә Шаһабиева турында әйтеп китмәсәм, язмам тулы булмас. Кулы бар эшкә ята икән бу ханымның, тегә, тозлы камырдан күргәзмә өчен нинди генә ризыклар ясап куймаган, бик оста итеп рәсемнәр дә ясый. Без килгәндә дә төркемдәге урындыкларны балаларның буй озынлыгына туры китерү өчен сүтеп -җыя иде. "Сиринәнең эш вакыты төштән соң гына башланса да, иртүк нәниләребез янына килеп җитә", -диделәр биредә аның турында.

Гөлүсә әйтүенчә, балаларга кыш буена җитәрлек азык-төлек тупланган. "Сөт ризыклары, ипи белән өзеклек юк, -ди ул. - Бинаның үзе белән бәйле берәр проблема туа калса, әйтик, ут розеткасы эшләми икән, бинаны төзеткән эшмәкәр Илсур Шәриповка хәбәр итүгә, шунда ук килеп төзәтеп куялар. Кыскасы, бүгенге көндә бер проблемабыз да юк, иминлек белән исән-сау эшләргә язсын".

Язманың бу өлешен "Әкият"тә кунакта" дип атаган идем. Чыннан да, күп кенә поселок, шәһәр балалар бакчаларын көнләштерерлек әкияттәгедәй матурлык белән очраштык әлеге заманча бакчада.

Рүзәл: "Әниемне сагындым"

Аш.Буҗидагы яңа балалар бакчасына "Тамчы" дип исем кушканнар. "Әкият" кебек үк проект белән салынган, бер үк вакытта төзелеп, 12 сентябрьдә тантаналы төстә ачылган балалар бакчасы ул.

"Тамчы" да 15 октябрьдән эшли башлаган. Без килгәндә бакчага автоматик сигнализация урнаштыралар, шулай ук бер атна дәвамында электр уты белән җылытылган бакчаны газга тоташтыру эше бара иде.

-Элеккеге бакчабыз тавык кетәклеге кебек кенә, 15 урынлы иде. Быелгы апрельдә бу бакчага беренче нигез ташы салынгач, әти-әниләр, өлкәннәр аның санаулы айлар эчендә сафка басачагына ышанмадылар, ноябрь аенда ачылса әйбәт булыр иде, дип сөйләнделәр, -ди егерме биш ел мөдир булып эшләгән Гөлсинур апа Миннемуллина. - Безнең дә бер кат ябылып торуыбызның сәбәбе - "Технадзор"ның шул ук рөхсәт кәгазе булмавы. Бер караганда, аның 15 октябрьдән генә эшли башлавы уңай да булды әле. Балалар бакчасы эчендә булган барлык эшләрне - уенчыкларны төркемнәргә бүлгәләп урнаштыру, кухняда савыт-сабаларга тиешле маркировкалар сугу кебек эшләрне төгәлләдек, чистарттык. Килеп җитмәгән урыннарны рәтләп куйдык. Төзүчеләргә зур рәхмәт, пешекчебез пешергән коймаклар белән чәй дә эчәргә вакыт таба алмый иде алар. Авыл халкы да безгә бик булышты. Фәнис Хәмәтдинов 15 мең сумлык сертификат, "Исток" җәмгыяте тузан суырткыч бүләк иттеләр.

Бу көнне бакчага 39 бала килгән иде. Исемлектә бүгенге көндә 45 сабый бар, киләсе елга тагын алты бала килергә тора икән. Балалар бакчасы шулай ук җылы, краннарыннан кайнар һәм салкын су килеп тора. Бинада бары тик телефон элемтәсе булмау гына тоткарлык тудыра икән. Нәтиҗәдә интернетка да тоташып булмый.

Өлкәннәр төркемендә шулай ук математика, технология дәресләре бара иде. Тәрбияче Рузия Фатихованың тәҗрибәле икәне күренеп тора, балалар шауламый, тын гына үз эшләре белән мәшгуль.

Аш.Буҗиның кызлары-"егет"ләре күрше авылныкына караганда елаграк икән, ләбаса. Чөнки "Әкият"нең кечкенәләр төркемендә бер генә баланың да әнисен юксынып елаганын ишетмәсәк, "Тамчы"ның бу төркемендә безне "хор" белән диярлек елап каршы алдылар. Берсе туктауга икенчесе башлый, аңа өченчесе кушыла. Читтән карап торганда кызык булса да, тәрбиячеләргә Ходай сабырлык бирсен. "Бер кат ияләнгәнче шулай булыр инде, әле һаман да елыйбыз әле без", -диде тәрбияче Фирдания абдуллина......

Менә шундый хәлләр Зур Сәрдек белән Аш.Буҗида. Балалар бакчалары эшли, әти-әниләр һәр иртәдә зур канәгатьлек хисе белән аларны ышанычлы кулларга тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk