Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чиркәүләрне яндыручылар – динсезләр алар (сораштыру)

Соңгы вакытта республикабызда чиркәүләрне яндыру очраклары хәвеф тудырды. Гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре иңгә-иң куеп яшәгән җөмһүриятебездә мондый вәхшилек кылыныр дип кем уйлаган? Дин тыелган заманнарда да уразаны, биш вакыт намазны калдырмаган мәрхүмә әбием: "Христианнар бәйрәм иткән көннәрдә эшләү ярамас",- дип әйтә иде. Шулай итеп, башка диннәрне хөрмәт...

Соңгы вакытта республикабызда чиркәүләрне яндыру очраклары хәвеф тудырды. Гасырлар буе төрле милләт һәм дин вәкилләре иңгә-иң куеп яшәгән җөмһүриятебездә мондый вәхшилек кылыныр дип кем уйлаган? Дин тыелган заманнарда да уразаны, биш вакыт намазны калдырмаган мәрхүмә әбием: "Христианнар бәйрәм иткән көннәрдә эшләү ярамас",- дип әйтә иде. Шулай итеп, башка диннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алда әйтелгән хәлләргә карата сораштыру үткәрдек.

Зиннур Сәмигуллин, районыбызның имам-мөхтәсибе:

-Мин үзем мондый яман хәлләргә бик борчылам. Гыйбадәт йортлары - изге урын. Аларга ут төртү - рухи кыйммәтләр белән беррәттән матди байлыкларга да зыян салу ул. Ислам динендә бу зур гөнаһ булып санала. Заманында чиркәүләрне җимергән, мәчет манараларын кискән кешеләрнең язмышлары бик аяныч тәмамланган бит. Менә шул тарихи вакыйгалардан гыйбрәт, сабак алырлык.

Ваннур Рәхмәтуллин, Нырья авыл җирлеге башлыгы:

-Безнең җирлектә 8 төрле милләт вәкиле яши. Алар арасында дини, милләтара низагның булганы юк. Аңламыйм: ничек кул күтәрергә була инде изге йортка? Безнең Нырья авылындагы 19 гасырда салынган чиркәү ташландык хәлгә килгән иде. Егерме ел элек мин бу җаваплы урынга билгеләнгәч, әлеге гыйбадәтханәне күмәк көч белән торгызуга керештек. Колхоз ярдәме белән яңа чаң алып кайтып урнаштырылды. Чиркәү рухание итеп аңарчы элемтәче булып эшләгән Леонид Прокопьев билгеләнүен халык җылы кабул итте. Чиркәүне сафка бастыруда аның да өлеше зур булды. Биредә барлык дини йолалар башкарыла, халык хәтта башка авыллардан, Кукмарадан, хәтта күрше Вятка Аланы шәһәреннән дә килә. Чиркәү әһеле белән бергә елга ике тапкыр зиратларның торышын карап чыгабыз. Сүз уңаеннан әйтим: безнең җирлектәге алты зиратның бишесе - христианнарныкы.

Сабанчы авылында мәчетебез бар. Аның имам-хатыйбы Васыйл Сафин белән чиркәү рухание килешеп эшлиләр. Аларның икесе белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, администрация һәм мәктәпкә ата-аналар җыелышларына чакырмый калдырган юк. Җыелышларда халыкка үзара тату яшәү кирәклеге турында да аңлатабыз.

Чиркәү мәктәп территориясендә урнашкан, анда керә торган тимер капка бикләнә. Мәктәп каравылчысы чиркәүгә дә күз колак булып тора. Зарар салучы булмас, дип ышанам.

Рафаил Федоров, Югары Чура авылы:

-Мин шушы авылда, гаиләбездә дини тәрбия алып үстем. Әтием Филипп авыл чиркәвендә хезмәт куя. Үзем күрше Мамадыш районындагы Урманчеево авылы чиркәве рухание вазыйфаларын башкарам. Әлеге авылда керәшеннәр һәм руслар тату гомер кичерәләр. Чиркәү тәүлек буе саклана, видеокамера күзәтүе куелган. Чиркәүләргә ут төртүчеләр - динсезләр алар. Дин тотучы, башка диннәрне ихтирам итүче кеше мондый начар эшкә бармас. Яман ниятлеләр республикабыз халыкларының йөзләрчә еллар буе килгән дуслыгын какшата алмас, билгеле.

Сораштыруны Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде

фото: http://www.tatar-inform.ru/news/2013/11/29/385019/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk