Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Кукмарадагы күпкатлы җиде йортта капиталь ремонт эшләре башкарылачак

Бу эшләр "Техстрой" һәм "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылды. Әлеге эшләрнең гомуми суммасы 19 миллион 200 мең сумны тәшкил итә. Ленин урамындагы 71 йортта яшәүче хезмәттәшем үзләре яши торган йортның әлеге программага кертелүен берничә ел дәвамында зарыгып көтеп алды. "Подъездның стеналары кубып беткән, кеше-кара килгәндә күңелсез,- диде ул -. Яшәгән...

Бу эшләр "Техстрой" һәм "Ремстроймонтаж" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләргә тапшырылды. Әлеге эшләрнең гомуми суммасы 19 миллион 200 мең сумны тәшкил итә.

Ленин урамындагы 71 йортта яшәүче хезмәттәшем үзләре яши торган йортның әлеге программага кертелүен берничә ел дәвамында зарыгып көтеп алды. "Подъездның стеналары кубып беткән, кеше-кара килгәндә күңелсез,- диде ул -. Яшәгән җиреңдә матурлык та кирәк бит инде. Үз йортлары белән яшәүчеләр мөмкинлекләре булу белән торакларын яңартып, теләсә кайсы вакытта буясын-буяп куя алалар. Ә күп катлы йортлар шушындый максатчан программа кысаларында гына "яшәрергә" мөмкиннәр. Тышкы подъезд ишеге яңаклары яңартылып, тимер ишек куелса, домофон тоташтырырга уйлап торабыз. Подъезд эчләренә косметик ремонт ясау, электр щитларын, су торбаларын алыштырудан тыш, төп проблемабыз бар - түбәдән су үтә. Бишенче катта яшәүчеләр аеруча яңгыр яуган вакытта, яз көне кар эрегәндә интегәләр, фатир эчләренә тамчы тамып утыра. Төзүчеләр бу эшләрне исән-сау башкарып чыга алсалар, әлбәттә, капиталь ремонт өчен түләгән акчаларыбыз жәл түгел".

Әлеге язманы газетага әзерләгәндә "Техстрой" ширкәтенә тапшырылган бу йортта ремонт эшләренә керешмәгәннәр иде әле. Шуңа күрә бүгенге көндә әлеге ширкәт ремонт алып барган Майский тыкрыгы урамы, 1 йортта булып, биредәге эшнең барышы белән кызыксынып кайттык.

30нчы фатирның ишеге төбенә кадәр ачык. Эчкә узарга да өлгермәдек, өске каттагы ремонт эшләре нәтиҗәсендә штукатурка купканнан чыккан тузан өермәсе коридорга ук таралды. Слесарь-сантехник Рәис Зәйнетдинов бу вакытта торбага су исәпләгечен куя иде.

-Моңа кадәр Ленин урамы, 75 йортта ике атна эшләдек. Анда түбәсен алыштырасы калды. Ә бу йортта су, канализациянең төп торбаларын алыштырачакбыз, аннан соң җылылык системасына тотыначакбыз. Алдан кисәтеп куеп та, кайбер фатир хуҗаларының өйдә булмаулары эштә тоткарлык тудыра. Без бит капиталь ремонт вакытында йорттагы гомуми кулланылыштагы милекне генә алыштырырга тиеш, ә кайберәүләр шуны аңлап бетермиләр, фатирларындагы кайбер торбаларны үзгәртүне сорыйлар, - диде ул. - Гомуми торбаны алыштырганда су исәпләгечен алып тормыйча булмый, аңа яңадан пломба суктыру өчен фатир хуҗасы торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итәргә, күпмедер күләмдә акча түләргә тиеш була. Бу да кайберәүләрдә ризасызлык тудыра.

Рәис эшләгән арада әлеге фатир хуҗасы Римма Әхмәдиева белән сөйләшеп алдык.

-30 ел капиталь ремонт күрмәгән иде йортыбыз. Мин егетләрнең эшеннән бик канәгать, аш бүлмәсендә торбаларны алыштырдылар инде, су килә-китә, тагын ни кирәк? -ди Римма ханым. - Кем әйтмешли, йөз ел дәвамында яңартылмаган йортлар да була бит. Ә безгә бәхет елмайды.

Аның сүзенә баскычтан төшеп баручы Рәшит Вәлиев та кушылды: "Әйбәт эшлиләр, күп сөйләшеп, вакыт үткәреп йөрми егетләр. Тимер торба заманасы үтте бит инде, әнә ничек күгәреп, тыгылып беткән канализация торбалары", -диде ул.

Ә менә исемен әйтергә теләмәгән бер өлкән яшьтәге ханымга торбаларның гадирәк кыстыргыч (клипсы) белән беркетелүе ошап бетмәгән. "Башка подъездда торганлыктан, безгә ремонт килеп җитмәде әле. Бер фатирга кереп караган идем, полипропилен торба янәшәсендә элеккеге тимер торбаны калдырганнар, матурлык та кирәк бит инде",-дип ризасызлыгын белдерде ул.

Әлеге сорауга җавапны поселок башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Сәлимгәрәевтан алдык.

-Бар җирдә дә торбаларны бер-берсенә беркеткәндә шундый кыстыргычлар кулланыла. Ычкындырганда да уңайлы бит, - ди ул. - Ә тимер торба - өй салганда ук проект нигезендә куелган кайнар су торбасы. Йортларга кайнар су килмәгәнлектән, ул файдаланылмады, димәк, аны алыштырудан мәгънә юк.

Илдус Сәлимгәрәев ремонт эшләренең барышын уңай яктан гына бәяләде:"Эш бара. Почта урамындагы 14нче, Ворошилов урамындагы 23нче йортларны 1 июльгә тәмамлыйбыз, - дип ышандырды "Ремстроймонтаж" ширкәте җитәкчесе Илдар Зәйнетдинов".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk