Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бушлай концерт карыйм дисәң, «Пушкин карта»сы булу мөһим

Картаның асылы, әһәмияте, аның үзенчәлекләре, программаның районда ничек гамәлгә ашырылуы турында безгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сөйләде.

Яшьләрне мәдәният-сәнгатькә тарту максатында, быелның сентябрендә старт алган “Пушкин картасы” проекты федераль бюджет хисабына төрле мәдәни чараларда катнаша алу мөмкинлеге бирә. Бу исә илнең төрле төбәкләрендәге исемлеккә кертелгән күргәзмә, концерт, спектакль, фестиваль, экскурсия, очрашуларга акча түләмичә, карта ярдәмендә генә керү дигән сүз. 

Картаның асылы, әһәмияте, аның үзенчәлекләре, программаның районда ничек гамәлгә ашырылуы турында безгә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сөйләде: 

 - “Пушкин картасы” федераль программасы яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштырудан гыйбарәт. Ул 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге егет-кызлар өчен каралган. Картаны булдыру өчен “Дәүләт хезмәте” порталында теркәлергә, исәп язуын расларга, шуннан соң гаджетларда “Дәүләт хезмәте. Мәдәният” мобиль кушымтасын йөкләргә кирәк. Алга таба “Пушкин картасы”н эшләүне раслыйсы гына кала. Виртуаль картага күчкән өч мең сум акчаны Яңа елга кадәр сарыф итү мөһим. Чөнки киләсе елдан ул яңартылып, әлеге сумманың артуы көтелә. 

Карта ярдәмендә билет сатып алу мөмкин булган барлык чаралар исемлеге белән “Дәүләт хезмәте. Мәдәният” кушымтасында һәм “Мәдәният. РФ” порталында танышырга була. Шуны да искәртеп узыйм: “Пушкин картасы” ул – исемле, һәм аннан бары тик карта иясе генә файдалана ала. Ягъни билет сатып алып, аны дустыгызга бирәсез икән, шәхесне ачыклаучы документ тикшергән очракта, әлбәттә, ул кеше чарага керә алмаячак. Шулай ук картадан акчаны алып булмавын да онытмаска кирәк. 

“Пушкин картасы” белән районыбызның мәдәният учакларында һәм “Туган якны өйрәнү музее”нда узган чараларда да катнашырга була. Әйтик, Лубян мәдәният йортында 21 һәм 28 ноябрьдә үтәчәк “Идел” хореография коллективының концертларына, 10 декабрьдә район Мәдәният йортында узачак “Ачык яшә” дигән КВНга, 11 һәм 12 декабрьләрдә Әнгам Атнабаевның “Ана хөкеме” спекталенә билетларны карта ярдәмендә Bileton.ru, рдк-кукмор.рф сайтларында сатып алырга мөмкин. Шулай ук гитара, баян, думбрада уйнарга өйрәнү, грим салу, бию, декоратив чәчәк ясау буенча мастер-класслар, интерактив уеннар оештыру да планлаштырыла. 

Ә инде “Туган якны өйрәнү музее”на килсәк, биредә 20 ноябрьгә кадәр “Мәдәниятнең чикләре юк, әмма традицияләре бар” дигән исем астында милли киемнәрдә һәм XIX гасырда көндәлек тормышта курчаклар күргәзмәсе, 30 ноябрьгә кадәр татар халкында туганнарның кияү белән кәләшне каршы алу йоласы күрсәтеләчәк. Шулай ук 30 декабрьгә кадәр “Туган якны өйрәнү музее”, Ленин бакчасы, тегү фабрикасы, азык комбинаты, Комсомол мәйданы, Нурминкә елгасы яр буе, күппрофильле лицей, Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадион, фабрикант Комаровлар йорты, халык телендә “Яшел энҗе” дип аталучы Кукмара тавы маршрутларын үз эченә алган шәһәр буенча экскурсияләргә юл тотарга мөмкин. 25 ноябрьгә кадәр “Барысы да вак таштан башланды” дигән исем астында музей эшчәнлеге белән танышу, “Кадерле туган ягым” дигән квест-уен да каралган. Боларның барысына да түләүләрне виртуаль карта ярдәмендә https://vmuzey.com/museum/kraevedcheskiy-muzey-kukmorskogo-municipalnogo-rayona  ВМУЗЕЙ онлайн билет сатып алу сервисында башкарырга мөмкин. 

Яшьләрне активрак булырга, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска чакырабыз.

 

 

Әлфия ШӘҢГӘРӘЕВА, Кукмара беренче гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

Бүгенге көндә безнең белем йортында 14 яше тулган йөзгә якын укучыда “Пушкин карта”сы бар. Балаларның барысы да карта белән эш итү, Bileton.ru сайтына кереп, аннан белдерүләрне карый һәм билетлар сатып алу тәртибен белә. Күптән түгел генә район Мәдәният йортында балалар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Шулай ук Сәет Шәкүровның авылның хәзерге көн проблемаларын күтәргән “Сине ташлап китә алмыйм” дигән спектаклен дә бик ошатып, үзебезнең үзешчән артистларның осталыкларына сокланып кайттылар. Әлеге картаның уңай яклары бик күп. Киләчәктә “таҗ”лы вирус чигенер, һәм без балаларны тыныч күңел белән башка шәһәрләргә дә мәдәни чараларга йөртә алырбыз, дип ышанам. 

 

Алинә НУРГАЯНОВА, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студенты, 17 яшь:

Картаны сентябрь аенда ук рәсмиләштердем. Дус кызларым белән иң элек сайт аша билет сатып алып, Казан буйлап экскурсиягә чыктык. Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кабан күле, Горький паркы, музейлар... бер көн эчендә кайларда гына булмадык. Бик күп тарихи һәйкәлләр белән танышып, үзебез өчен шактый бай мәгълүмат туплап кайттык. Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Эрик Эммануэль Шмиттның әсәре буенча куелган “Ибраһим әфәнде” спектаклен карау насыйп булды. Боларның барысы да бушка бит. Картамда акча күп калмады инде. Яңа елга кадәр аларын да файдаланып бетерәсе булыр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk