Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бурыч - балаларны тормышка әзерләү

Район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсен быел да яшь укытучылар башлап җибәрде. Кукмара 4нче урта мәктәбендә узган слетка төрле уку йортларын тәмамлаган 16 яшь белгеч чакырылган иде. Әлеге чарада мастер-класслар күрсәтелде, мөгаллим-мөгаллимәләр үзара фикер алышып, түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордылар. Икенче көнне мәктәп директорлары, аларның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, аерым...

Мәктәпләрдә дәресләр тәмамланганнан соң укучылар ни белән шөгыльләнә, аларның буш вакытлары файдалы гамәлләр башкаруга юнәлгәнме? Район Мәдәният йортында узган пленар утырышта әлеге сорауларга җавап табу юллары шәрехләнде. Яңа мәгълүмати технологияләрдән файдаланып башкарылган кул эшләре күргәзмәсен карагач, балаларның чыннан да мәктәпләрдә нинди дә булса һөнәр үзләштерүенә инанасың. Күргәзмәдә тормыш-көнкүреш өчен кирәк булган ни генә юк иде?! Янил урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы В.Степанов ясаган кар чистарту җайланмасы, Зур Сәрдек гимназиясеннән Р.Гайфетдиновның "Озон" тузан суырткычы, Пычак урта мәктәбеннән Р.Габделганиевның электр иттарткычы, Туембаштан Б.Минһаҗевның печән чапкычы, Чарлыдан Ә.Баһамановның утын яргычы, сәрдекбашлыларның энергияне аз сарыф итә торган лампочкалары аеруча мактауга лаек. Укучылар әлеге эшләнмәләрне үзләре уйлап чыгаралар һәм уйларын тормышка ашыру өчен технология дәресләрендә генә түгел, түгәрәкләрдә дә шөгыльләнәләр икән.
"Мәктәп - дәресләрдән соң" дигән тема астында узган киңәшмәдә район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Н.Соловьева, мәгариф хезмәткәрләре, директорлар, аларның урынбасарлары, укытучылар катнашты.
Мамадыш шәһәрендә узган республика педагогларының август киңәшмәсендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов гади мәктәпләрнең һөнәри техник белем бирүне үз өсләренә алырга һәм һәр укучының һөнәргә өйрәтелергә тиешлеген ассызыклаган иде. Әлеге фикерне үзенең чыгышында район Башлыгы да дәвам итте.
-Дәресләрдән соң һәр бала үзенә шөгыль табарга тиеш. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе - фән белән кызыксындыру. Районыбызда инде 7 ел Р.Үтәмешев исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциянең уздырылуы һәм анда укучыларның катнашуы аерым игътибарга лаек. Мондый чаралар оештыру укучыларны иҗади эшләүгә этәрә, аларның сәләтләрен барларга ярдәм итә. Икенче мөһим юнәлеш булып балаларны хезмәткә хәзерләү тора. Тормыш итүгә, көн күрүгә яраклашкан буын тәрбияләүнең төп бурыч итеп алынуы зарур, - диде ул, Лельвиж урта мәктәбе турында сөйләргә аерым тукталып. - Янбакчалары күркәм, анда мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, һәр җирдәге чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә. Терлек алып җибәргәннәр, үз көчләре белән мәктәп эчендә ремонт эшләре башкарганнар. Боларның барысы да балаларны тормышка әзерләүнең бер үрнәге булып тора.
Яшь буын заманча җиһазландырылган, матур, төзек биналарда белем алырга тиеш. Республика программасы нигезендә төзелүенә 30 елдан арткан мәктәпләрдә реконструкция эшләре башкарыла, түбәләр, җылыту системалары алыштырыла, ишек-тәрәзәләр яңартыла. Быел Ош.Юмья һәм Кукмара 3нче урта мәктәпләре икенче "яшьлек"ләрен кичерә. Проблемалар да юк түгел - балалар бакчалары җитми, туза баручы мәктәпләр дә бар. 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзергә уйлыйбыз. Сәләт, талант гаиләдә һәм балалар бакчасында формалаша, мәктәпләрдә исә ул дәвам итәргә тиеш.
Мәктәпләрдә быелдан "Дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре" фәне укытыла башлаячак. Исламда төрле агымнар яшәп килүен дә онытмаска кирәк. Дин гыйлеме һәр укучыга дөрес итеп җиткерелергә тиеш.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Мансуров модернизацияләү шартларында уңышлы шәхес формалаштыру юлларын билгеләп үтте, мәгариф өлкәсендә булган проблемаларга тукталды, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алмыйча аттестат алмаган укучылары булган мәктәпләрне тәнкыйть утына тотты, яңа уку елына максат һәм бурычлар билгеләде. Манзарас урта мәктәбе директоры А.Гарифуллин, Лубян авылы балалар бакчасы мөдире Н.Котлова, Лельвиж урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ю.Капитонова, Чарлы урта мәктәбе укытучысы А.Чапуринов, Мәмәшир урта мәктәбеннән Т.Насыйбуллиналарның да чыгышлары һәркемдә кызыксыну уятты. Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль Департаментының лицензияләү һәм дәүләт аккредитациясе идарәсе начальнигы Н.Соловьева районда мәктәпләрне лицензияләү буенча зур эш башкарылуын әйтеп узды. Мәгариф учреждениеләренең үз эшчәнлекләрен дәвам итәргә яраклы булулары - барыбыз өчен дә зур сөенеч.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән төгәлләнде. Бер төркем мөгаллимнәргә РФ мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk