Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тау чаңгысы белән шөгыльләнүче балалар Кукмара тавын гына түгел, Россия тауларын да буйсындырдылар

Әгәр дә миңа: "Кукмараның тау чаңгысы базасындагы иң югары ноктадан 400 метр араны чаңгы белән зур тизлектә шуып төшсәң - бер капчык акча бирәбез", - дисәләр, нишләр иде дисезме? Билгеле, риза булмас идем, чөнки спортның тау чаңгысы төре белән кушйөрәклеләр генә шөгыльләнә. Кукмарадан 300 метр ераклыктагы нарат урманы арасына урнашкан...

Әгәр дә миңа: "Кукмараның тау чаңгысы базасындагы иң югары ноктадан 400 метр араны чаңгы белән зур тизлектә шуып төшсәң - бер капчык акча бирәбез", - дисәләр, нишләр иде дисезме? Билгеле, риза булмас идем, чөнки спортның тау чаңгысы төре белән кушйөрәклеләр генә шөгыльләнә.

Кукмарадан 300 метр ераклыктагы нарат урманы арасына урнашкан тау чаңгысы базасын кукмаралылар гына түгел, әйләнә-тирә төбәкләрдә спортның әлеге төре һәм сноуборд белән шөгыльләнүчеләр дә үз итә. Чөнки безнекедәй уңайлы ландшафтта урнашкан һәм чиста, саф һавалы тау базасы Татарстанда юк дисәк - хата булмас. Мондагы табигый матурлык сәламәтлек кенә бүләк итеп калмый, ә күңелне дә ял иттерә.

"Зилант" спорт мәктәбе каршында эшләүче тау чаңгысы түгәрәгенә 60тан артык төрле яшьтәге бала йөри. Тренерлар Диләрә Ибятова һәм Николай Наумовлар кул астында шөгыльләнүче әлеге кызлар-егетләр өчен быелгы сезон Башкортостандагы һәм Чиләбе өлкәсендәге Бөтенроссия рейтинг ярышлары белән башланып китте. Кукмаралылар анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 35-40 команда арасында Татарстан җыелма командасының данын якладылар. Гаҗәпләнәсе юк - безнекеләр республика җыелма командасының төп составын тәшкил итә.

Ә бүгенге көндә яшүсмерләрнең бер командасы Алтайдагы Белокуриха шәһәрендәге турнирда катнашканнан соң, өйләренә дә кайтып тормыйча, Кемерово өлкәсендәге Таштагол шәһәренә юл алды. Биредә үз мөмкинлекләрен күрсәткән спортчыларны хөкемдарлар коллегиясе Мәскәүдәге олимпия резервлары мәктәбенә сайлап алачак. Мәскәү өлкәсендә узган Ачык чемпионатта, әнә, 17 яшьлек Кәрим Ибятов спорт мастерларын артка калдырып, өлкән абыйларының "борыннарына чиертеп", 60 спортчы арасыннан 6 урынны яулап кайткан. Хәзер ул Красноярск каласында үткәреләчәк Россия Кубогына әзерләнә.

-Гыйнвар салкыннары иң яшь спортчыларны да куркытмады, -ди Диләрә апалары.- Удмуртия Республикасы Ачык беренчелегендә безнекеләр ун команда арасыннан көмеш һәм бронза медальләргә ия булдылар. Төрле турнирларда, бәйгеләрдә безгә еш катнашырга туры килә. Әлбәттә, кышкы сезон мәктәптәге уку вакытына туры килә. Шуңа күрә без балалардан белемне аксатмауларын иң беренче таләп итеп куябыз.

Ә спортчылар өчен узган елның декабрь ае аеруча матур хатирәләр, гомерлек истәлекләр калдырган. Татарстандагы тау чаңгысы спорты тарихында беренче тапкыр өлкән төркемдә йөрүче балалар өчен Италиянең Кампителло шәһәрендәге укыту-тренировка базасына бару оештырылган. Безнең спортчыларыбыз мәшһүр Альп тауларында бу вакытта Дөнья Кубогы бәйгесендә катнашучы, дөньяның әйдәп баручы Италия, Австрия, Франция, Швеция спортчылары белән аралашканнар. Тау чаңгысы спортының йолдызлары белән аралашу, аларның киңәшләре, күрсәтмәләре безнекеләр өчен тагын да яңа үрләр яуларга ярдәм итәчәгенә шик юк.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Диләрә ИБЯТОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk