Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Без сатабыз, сез төзисез!

Кукмараның Ленин урамындагы 73нче йортта урнашкан Кама “Металлокровля” заводының сәүдә челтәрендә профнастил, металл чирәп (металлочерепица) һәм металлосайдинг табарсыз.

Йортларны һәм аларның алгы якларын тышлау өчен кулланыла торган заманча төзелеш материаллары арасында  профнастил, металл чирәп (металлочерепица) һәм металлосайдинг популяр материалларның берсе булып торалар. Алар кыйммәт түгел һәм бик чыдам. Моннан тыш, бик яхшы техник характеристикага ия: нык, күгәрүгә бирешми, җөйсез. Төзелеш материаллары кибетләрендә аларның төрле төсләрдәгесе сатыла. Бу кадәр төрлелек арасында ничек югалып-каушап калмаска һәм кирәклесен сайлап алырга соң?

Кукмараның Ленин урамындагы 73нче йортта урнашкан Кама “Металлокровля” заводының сәүдә челтәрендә барлык кирәк-яракны табарсыз. Кибет үткән елның октябрендә генә ачылса да, кукмаралылар инде аны яратып өлгерде. Хәзер түбә ябу һәм йортның алгы ягын тышлау өчен барысын да бер урында алырга була.

Кама “Металлокровля” заводы профнастилның бар төрен, “СуперМонтеррей” һәм Каскад-Элит” металл чирәбен,  металл сайдингның 7 төрен, өстәмә элементлар, тимер койма рәшәткәләре һәм башка әйберләр эшләп чыгара. Үз продукцияләреннән тыш, түбә һәм йортның алгы ягы өчен әзер товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Әйдәп баручы дөньякүләм брендлар продукциясе сатуда һәрчак бар, заказ да бирергә була. Болар: су агызгыч система, түбә куркынычсызлыгы элементлары, җылылык изоляциясе, җилләткеч һәм һава алмаштыргыч  элементлары, мансард тәрәзәләре, чорма баскычлары, ныгыткыч (крепеж) һәм башка комплектлаучылар. Мондый материаллар йортны матур һәм уңайлы күрсәтә. Сатып алучылар өчен шулай ук ташламалар* системасы каралган. Алар күбесенчә заказ күләменә бәйле.

- Йорт салучы һәркем түбә өчен кыйммәт булмаган, чыдам һәм ышанычлы материал сайларга тели. Шуңа күрә без  сатып алучыларга материалларны сайларга һәм күпме кирәклеген исәпләргә ярдәм итәбез. Җитештерү процессында бары тик Россиянең әйдәп баручы җитештерүчеләренең сыйфатлы табаклы калае кулланыла. Түбә һәм йортның алгы ягы өчен материаллар җитештерә торган предприятие Казанда урнашкан. Ул заманча җиһазландырылган, анда югары квалификацияле хезмәткәрләр эшли, боларның барысы продукцияне үзвакытында һәм кыйммәт булмаган бәягә җитештерергә мөмкинлек бирә, - дип сөйли коммерция директоры Наталья Майорова.

Гаилә киңәшмәсендә йортның түбәсен һәм койманы алыштырырга булдык. Эшне вакытында башкарырга, улларыбызның ялга кайткан чакларыннан файдаланып калырга кирәк иде. Кама “Металлокровля”  заводының Кукмарадагы сәүдә ноктасына  мөрәҗәгать иттек, бәяләр ошады. Безгә монда барысын аңлаттылар, без С-8 һәм С-21 профнастилларына заказ бирдек. Товар яхшы сыйфатлы, тиз һәм үзвакытында алып килеп бирделәр. Ташлама да ясадылар. Хәзер без түбә өчен барлык кирәк-яракны кайдан табарга кирәклеген беләбез. Танышларыма һәм туганнарыма да киңәш итәрбез, ди 53 яшьлек Равил Муллин.

 

БЕЗ ҮЗ КЛИЕНТЛАРЫБЫЗГА ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ:

- югары сыйфатлы металл чирәп,

- профнастил (койма һәм түбә өчен С-8, С-9, С-21, С-25, НС-44 профлистлары),

- ышанычлы һәм чыдам металл сайдинг (корабка яраклы такта, софит),

- рәшәткә,

- кирәкле өстәмә элементлар һәм товарлар,

- түбә һәм йортның алгы ягы өчен су агызгыч система, түбә куркынычсызлыгы элементлары.
 

Шалтырату өчен кәрәзле телефон: 8-987-408-31-88
Бушлай “кайнар линия”: 8-800-100-49-69
Сайт: www.металлокровля.рф

Безнең адрес: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 73нче йорт (хәрби комиссариат каршында).
 

*Ташламаларны Кама “Металлокровля” заводы тәкъдим итә. 17.04.2019 - 31.12.2019.


Тулырак мәгълүматлар телефон аша. ОГРН 1111690029252. Реклама хокукында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X