Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бердәм Россия” сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды

Район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды. Көн темасында түбәндәгеләр каралды: бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясен уздыруда "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең катнашуы турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең Сәркатибен сайлау турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара...

Район Советының утырышлар залында "Бердәм Россия" сәяси партиясе Кукмара җирле бүлегенең XVII конференциясе узды. Көн темасында түбәндәгеләр каралды: бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау буенча сайлау кампаниясен уздыруда "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең катнашуы турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең Сәркатибен сайлау турында, "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең җирле политсоветы составына үзгәрешләр кертү турында.

Конференциядә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев, политсовет әгъзалары, делегатлар һәм башкалар катнашты. Яшерен тавыш бирү юлы белән "Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлегенең Сәркатибе итеп район Башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Димитриев сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X