Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Батырлык онытылмый!

8 май Районыбызда Бөек Җиңү бәйрәме истәлекле вакыйга - Әфган җирендә, кайнар нокталарда, локаль чуалышлар вакытында башларын салган якташларыбыз истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы белән башланып китте. Әлеге чарада орден-медальләр таккан ир-егетләр, чит җирләрдә батырларча һәлак булган солдатларның әти-әниләре, туганнары, "Аҗаган" хәрби уеннарында катнашкан укучылар, кадетлар, килгән кунаклар катнашты. Хәрби бурычларын...


9 май
...Иртәнге якта көн болытлап, яңгыр пыскаклап торса да, бәйрәм уңаеннан бар халыкны сөендерим дигәндәй, тиз арада ялтырап кояш чыкты, җылытып җибәрде. Кулларына шарлар, чәчәкләр тоткан һәркем бәйрәм тантанасына ашыкты. Җиңү паркы каршындагы мәйдан гөрләп торды: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67нче язын каршыладык бу көнне.
Тантананың иң мөхтәрәм кунаклары, әлбәттә, ветераннар иде. Чәчләрен чал сарган өлкәннәрнең күзләрендә яшьләр җемелди - горурлык, сагыш һәм әрнү аларның күңелләрендә.
Бәйрәм чарасында катнашучыларны иң элек район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин тәбрикләде:
-Бөек Җиңү җиңел генә килмәде. Сугыш кырына киткән 18 мең райондашыбызның 11меңе яу кырында ятып калды. Өлкәннәр, балалар, хатын-кызлар завод-фабрикаларда, басу-кырларда эшләп, Җиңү көнен якынайтты. Күп гаиләләргә үлем афәте килде. Берсеннән-берсе яшь хатыннар - тол, балалар ятим калды. Туган як туфрагына аяк баскан 8 меңгә якын якташыбызның бүгенге көндә 132се генә исән-сау. Без ветераннар өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлибез, - диде ул. - Федераль программа нигезендә йортлар салу, фатирлар тапшыру эше дәвам итә. 428 ветеранның тормыш шартлары уңай хәл ителде. Май ахырында тагын бер йортны куллануга тапшырырга, шушы көннәрдә ветераннар өчен яңа йортка нигез салырга уйлыйбыз.
ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов үзенең чыгышында Бөек Җиңү көненең халык хәтерендә мәңге саклануын, әлеге көннең милли горурлык символы булуын билгеләп үтте, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район хәрби комиссары Равил Гафиев Бөек Җиңү көненең тарихта аерым бер урын алып торуын ассызыклады.
-Дәһшәтле сугыш бик күп райондашыбызның гомерен өзде. Яу кырына киткәннәрнең өчтән бере генә исән-сау әйләнеп кайтты. Бүгенге көндә районда 132 ветеран, 372 ветеранның тол калган хатыны яши. Без алар каршында баш иябез. Сафлары елдан-ел сирәгәйгән ветераннарга сәламәтлек, тынычлык телим, - диде ул.
Ватан азатлыгы өчен башларын салган солдатлар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды.
Тантана театральләштерелгән концерт программасы белән дәвам итте, кичен бәйрәм салюты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk