Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балчык кына коткарырмы?

Көннәрнең кинәт җылытып җибәрүе, яңгырлар яву Татарстанның да кайбер районнарында торак пунктларны су басуга китерде. Баулы, Әлмәт, Әгерже районнарында су баскан торак йортлардан меңгә якын кеше эвакуацияләнде. Районыбызда да кайбер йортлар язгы су басудан зыян күрде.

Кукмараның Нур Баян урамындагы 32нче йортта урнашкан "Ассорти" кибете хуҗасы И.Гыйләҗев: "Йортның подвалына су кергәнлектән, су юлын каплар өчен, безнең кибет ишек төбенә "Чиста шәһәр" оешмасы кып-кызыл балчык китереп аударды. Әмма бу проблемадан чыгу юлы түгел. Беренчедән, йорт подвалына язгы сулар элемтәчеләр асфальтны ватып йортка кабель сузгач керә башлады, балчык салып кына ул туктамаячак, барыбер саркып торачак. Икенчедән, кибетебез урнашкан микрорайонда басудагы ташу суы күпме җирне иңләп ага, каршыдагы йорт подвалына да су тулган инде. Өченчедән, кызыл балчыкны хәзер ни эшләтәсе, аякка ияреп кибеткә керәчәк, тирә-юньне ямьсезләп торачак бит ул. Балчык аркылы йөреп, көндәлек ипи һәм башка товарлар ташыла. Болай булса, без клиентларны да югалтабыз бит. Әйдәгез, бер барып күз салыйк әле", - дигәч, каршы килмәдек.
Килеп җиткәч, чыннан да зарның урынлы икәне күренде. Бар микрорайонны иңләп басу суы ага. Резин итексез юлның бер ягыннан икенче ягына чыгарлык түгел. 32нче йорт комитеты рәисе Дилбәр апа Асапованың кайгыруы, борчылуы күренеп тора.
- Ярый әле сизеп калдым, подвалны тулысынча су басачак иде, - диде ул. - "Чиста шәһәр" оешмасына хәбәр иткәч, кибет алдына балчык алып килеп салдылар. Әмма подвалны су баса башлаган иде инде, әби-бабайларның бәрәңге-кишерләре, кайнатмалары су астында калды. Поселок советы җитәкчеләренә подвалга төшә торган су юлын карагыз әле дип берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма бу мәсьәлә һаман хәл ителмәде әле. Су ага торган бу кечкенә генә торба гөрләп аккан ташкынны сыйдыра алмый, зурракка алыштырырга кирәк. Безнең өй каршысындагы Гафиятуллин урамы, 1 "б" адресы буенча урнашкан, сугыш ветераннары өчен төзелгән йортның подвалына да су керде, инде икенче көн утсыз утыралар.
-Чыннан да, быелгы су ташкыны әлеге микрорайонда яшәүчеләр өчен күп уңайсызлыклар тудырды , - дип сүзен башлады безнең соравыбызга җавап биреп поселок башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Сәлимгәрәев. - Башка елларда су басудагы зур ерганак аша агып төшеп, үз юлы белән китә иде. Бу тирәдәге яңа йортларны салганда төзүчеләр ерганакны күмделәр, нәтиҗәдә су юлы үзгәрде, ул йортлар аша ага башлады. Гафиятуллин урамы 1"б" йортының подвалына су кергәнлектән, электр щитында кыска ялганыш булмасын өчен утны өзеп тордык. Инде өченче көн подвалдан өч насос бертуктаусыз су суырта. Әмма су 7-8 сантиметрга гына кимеде. Бүген тагын да көчлерәк насос алып кайтып тоташтырачакбыз. Быел җәй җирләр кипкәннән соң, йортлар арасыннан һәм басудагы су юлын рәтләп, биредә яшәүчеләр өчен башка елларда уңайсызлыклар тудырмаслык итеп эшләячәкбез. Минем күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә дә әйтер сүзем бар: яши торган йортларның тирә-юнен су баса башлагач, тәрәзәдән карап торсалар торалар, ә кулларына көрәк, лом тотып булышырга чыгучы күренми. Ә бит ул фатирларның күбесе хосуйсылаштырылган. "Үз өем", - дип ярдәмгә ашыксалар, ике як өчен дә файдалы булыр иде, югыйсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk