Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылга яшьләр кирәк

Авылларга баргач, машина-трактор паркларында, басу-кырларда эшләүчеләр арасында, гадәттә, күбрәк урта һәм өлкән яшьтәгеләрне очратасың. Механизаторлар сафының елдан-ел олыгая баруы берәүгә дә сер түгел. Шуңа да соңгы елларда "Яңа тормыш" агрофирмасында әлеге тармакның армия сафларында хезмәт итеп кайткан яшь егетләр хисабына яңаруына сөенеп кайттык.

-Егетләрнең солдат хезмәтен үтүләре көндәлек эштә дә сизелә. Берәрсенең техникасы ватылса, шунда ук бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар, күмәкләшеп төзәтеп тә куялар, - ди агрофирманың баш инженеры Марсель Әлмиев.
Янилдәге аграр көллияттә механизатор һөнәрен үзләштергән егетләрне МТЗ тракторларына утыртканнар. Кайсының быел икенче, кайсының өченче елын эшләве. Илфар Гаяновны әтисе юлыннан киткән дияргә мөмкин - Фәнил абый инде 37 ел дәвамында чылбырлы тракторны иярли. Раниф Зариповка МТЗ-826 тракторы белән кукуруз игүне ышанып тапшырганнар. Марсель Шәвәлиевның тәҗрибәсе саллырак: куәтле "КамАЗ" машинасы белән сигез ел чакрымнарны саный. Ә Рафис Әхмәтовның сишәмбе көнне генә 21 яшен билгеләп үткәннәр.
- Көллияттә укыган чагыбызда ук практика вакытында кыр эшләрендә катнаша идек. Шуңа хезмәтебезгә керешеп китү авыр булмады. Безгә авыл тормышы якын, - диләр егетләр.
Әйе, авылның киләчәге алар кулында. "Яңа тормыш" элек-электән үз маркасын югары тотты, шушы егетләрнең тырышлыгы белән киләчәктә дә аның эшләре уңай барыр дип ышанасы килә. Быел да язгы чәчүгә алдан ук җиңнәре сызганулы. Барлык авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастырып, комплектлап, кырга чыгарга әзерләп куйганнар. Безнең агрофирмага сәфәребез «ВАМИН-Татарстан» комиссиясенең техниканы кабул итеп алган көненә туры килде. "Зур кимчелекләр табылмады, техниканың хәзерлегенә уңай бәя бирелде", - диделәр белгечләр. Ә 12 апрельдә тракторларга техник карау үткәреләчәк. «ВАМИН» составына кушылганнан соң алынган дүрт МТЗ-1221, ике МТЗ-82 тракторыннан тыш калганнары барысы да иске, араларында 20 елдан күбрәк кулланышта булганнары да бар. Аларны сафка бастыру, төзек эшләтү өчен механизаторлардан аеруча осталык таләп ителә. Тракторларның күбесе кышын да эштән туктап тормаган: басудан салам, көзен берсе 1400, икенчесе 1850 тонналы ике "курган"га салынган сенаж массасын, урманнан агач ташыганнар, юлларны чистартканнар. Әле ике елга җитәрлек терлек азыклары бар, сыйфаты да, сакланышы да тел-теш тидерерлек түгел. Быел кукурузны 620 гектарда игү планлаштырыла. Ә бөртеклеләр уҗым культуралары белән бергә 1205, терлек азыгы культуралары 1540 гектар мәйдан биләячәк. Орлык җитәрлек, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән инвестор тәэмин итә.
- Шушы ярдәмнән файдаланып, безнең алда кыр эшләрен югары дәрәҗәдә оештыру бурычы тора. Агрофирмабызның җирләре зур булмаса да, аның бер як чигеннән икенче ягына кадәр ара 28 чакрымга сузыла. Басулар да төрлечә җитешә. Берсендә дә уңай вакытны кулдан ычкындырмаска, чәчүне оптималь срокларда башкарып чыгарга кирәк, шул чагында гына басулар мул уңыш белән сөендерер. Ә механизаторларыбыз тәҗрибәле безнең, һәр эшне ышанып тапшырырга була. Шулай да басуда башкарылган хезмәткә контроль зур булачак. Алар белән җыелып сөйләшүләр булды, укулар оештырылды, - ди агрофирманың генераль директоры Илшат Нәҗмиев.
Март аена хезмәт хаклары бирергә җыеналар. Хезмәтенә күрә хөрмәте булганда гына кешедән эш таләп итәргә мөмкин бит. Яшьләрне авыл хуҗалыгына тарту өчен дә әнә шул шартның үтәлүе кирәк.



Рәсемдә: Раниф Зарипов, Марсель Шәвәлиев, Раниф Халиков, Илфар Гаянов, Рафис Әхмәтов, Марс Мөхәммәтшин, Андрей Шушуков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X