Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл юллы булды

Югары шөнлеләр өчен узган бәйрәмнәр аеруча истәлекле булды - Кукмара-Керкәүч трассасыннан авылга кадәр салынган яңа юл куллануга тапшырылды.


Авыл халкын иң борчыган мәсьәләләрнең берсе - юлсызлык. Язгы-көзге пычракта күп авылларда урамнар җәяү түгел, техника белән дә йөреп булмаслык хәлгә килә. Ә райондагы 54 торак пунктны үзәккә тоташтыручы юллар бигрәк тә начар хәлдә. Анда яшәүчеләргә явымлы көннәрдә җиңел машина белән авылдан чыгып китү үзе бер проблема булып тора. Юл мәсьәләсен хәл итү өчен авыл торак пунктларына илтүче юлларны төзүгә юнәлдерелгән федераль максатчан программа кабул ителгән иде һәм шуның нигезендә инде кайбер авыллар күтәртелгән асфальт юлларга тиенде. Быел Важашур авыл җирлеге территориясендә урнашкан Югары Шөнгә дә чират җитте. "Татавтодор"ның Саба филиалы составындагы Кукмара юл төзү- ремонт участогы тырышлыгы белән үзәк юлдан авыл уртасына кадәр 2 чакрымга якын арага 7 метр киңлектәге асфальт юл салынды. Юлчылар зур күләмле хезмәт башкардылар: иске дамбаның балчыгын тулысы белән алып бетереп, яңа нигез салдылар. Ә ферма янында сөзәгрәк урында җирне 3 метр тирәнлеккә кадәр казып, балчыгын читкә эттерделәр. Дамба аркылы узучы газ, элемтә, электр линияләрен дә икенче урынга күчерергә туры килгән.
Менә, ниһаять, шушы күләмле хезмәткә йомгак ясар көн дә җитте. Әлеге тантанада "Татавтодор" берләшмәсе, район җитәкчелеге, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.
-Максатчан программа нигезендә быел республикабызда 23 торак пункт яхшы юллы булды. Алар арасында сезнең авылыгыз да бар. Юл салу җиңел эш түгел, зур чыгымнар таләп итә. Әмма шушы программа кысаларында эш киләсе елларда да дәвам итәчәк. Бу юл сезгә игелекле хезмәт күрсәтсен, - дигән теләкләрен җиткерде "Главтатдорстрой" идарәсенең төзелеш буенча директор урынбасары Сәйдәш Якупов.
Тантанага килгән кунакларның тагын берсе - ТР дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фидаил Мостафин, Кукмара юл төзү- ремонт участогы җитәкчесе Илшат Вильдановлар да югары шөнлеләрне истәлекле вакыйга белән котлап, үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
-Без бу юлны күңелебезне биреп, булсынга дип эшләдек. Сез дә аны саклап тотыгыз, шул чагында ул озак еллар игелекле хезмәт итәр. Эш барышында авыл халкы белән күп аралаштык, аларның тәртипле, хезмәт сөючән булуына, өч телдә иркенләп аралашуларына сокланып бетә алмадык. Авыл халкын сөендерә алуыбызга без бик шат, - диде Кукмара участогы җитәкчесе Илшат Мәгъфүр улы.
"Тукай" агрофирмасы составындагы "Гигант" бүлекчәсенең башкаручы директоры Николай Павлов исә үз чыгышында авыл халкының фикерен белдерде:
-Бу юл безгә күктән төшкән бәхет кебек булды. Авылда һәр йорт саен диярлек җиңел машина, фермага йөреп эшләүчеләр дә күп, шуңа ул безгә бик кирәк иде. Авыл халкын сөендергәннәре өчен республика, район, "Татавтодор" җитәкчеләренә зур рәхмәт.
Инде язгы-көзге пычраклар да, кышкы бураннар да югары шөнлеләрне куркытмас. Бу юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk