Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Автомат кер юу машинасы Түбән Үрәскә китте

"Хезмәт даны" газетасы 8 март бәйрәме якынлашу уңаеннан яңа акция игълан итте. 9 февраль - 3 март көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында автомат кер юу машинасы уйнатачак иде. Акциянең шарты буенча шушы көннәрдә газетага язылып, квитанциясен 3 мартка...

"Хезмәт даны" газетасы 8 март бәйрәме якынлашу уңаеннан яңа акция игълан итте. 9 февраль - 3 март көннәрендә барлык почта бүлекчәләрендә, редакциядә яки почтальоннар аша 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына язылучылар арасында автомат кер юу машинасы уйнатачак иде. Акциянең шарты буенча шушы көннәрдә газетага язылып, квитанциясен 3 мартка кадәр редакциягә алып килеп күрсәтергә яки күчермәсен почта аша юлларга кирәк иде. Барлыгы 510 кеше катнашты.

Акциянең иганәчесе - "Сөт иле" җәмгыятенең "Әсәнбаш" филиалы генераль директоры Илдар Альберт улы Гарифуллин.

Бүген, ягъни 4 март көнне, отыш иясе билгеле булды. "Сөт иле" җәмгыятенең "Әсәнбаш" филиалының хезмәтне саклау буенча инженеры Гафур Дәүләтшин 510 сан арасыннан 27нче санны тартып алды.

27нче сан иясе - Түбән Үрәстән Николай ИВАНОВ. Бүләкне алырга ул тормыш иптәше белән килгән иде.

Бәхетле отыш иясен чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, имин, матур тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk