Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Аш.Буҗи авылында һәм Кукмарада яңа балалар бакчалары ачылды (+фото)

Районыбызда зур вакыйга булды. Аш.Буҗи авылындагы - 50 урынга, ә Кукмараның Гафиатуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары файдалануга тапшырылды. Тантаналарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант", "Стройсервис" төзелеш оешмаларының генераль директорлары һәм башкалар катнашты. -Соңгы берничә елда республикада шактый күп объектлар ачылды. Балалар...

Районыбызда зур вакыйга булды. Аш.Буҗи авылындагы - 50 урынга, ә Кукмараның Гафиатуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчалары файдалануга тапшырылды. Тантаналарда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, "Строй-Гарант", "Стройсервис" төзелеш оешмаларының генераль директорлары һәм башкалар катнашты.

-Соңгы берничә елда республикада шактый күп объектлар ачылды. Балалар бакчалары төзелү - иң зур шатлыклы вакыйгаларның берсе ул. Татарстанда 30дан артык дәүләт программасы уңышлы гына эшләп килә. Программалар кысаларында балалар бакчалары, мәктәпләр сафка баса. Бәйрәм белән барыгызны да! - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп.

-Халык өчен кирәк булган объектларны төзеп, аларны тапшыру өчен, әлбәттә, республикада һәм районда стабильлек, үз эшләренең осталары булган төзүчеләр булу кирәк. Без республика программаларының барысында диярлек катнашырга тырышабыз. Күпкатлы йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонтлар ясала, балалар бакчалары төзелә, ФАПлар ачыла, юллар төзекләндерелә. Бер көн эчендә ике балалар бакчасын файдалануга тапшыру да барыбыз өчен сөенечле вакыйга булды. Бакчалар бакчасы тәрбия һәм белем бирү үзәгенә әверелеп, анда конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләнсен иде, - диде район башылгы Рауил Рәхмәтуллин һәм бер төркем төзүчеләргә үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Строй-Гарант" җитәкчесе Илсур Шәрипов, "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе Илфат Хаҗиевлар да кунакларның, әти-әниләрнең, балаларның шатлыкларын уртаклашып, төзелеш барышында ярдәм кулы сузучыларга үзләренең рәхмәтләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk