Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алда - имтиханнар

Мәктәптә укучы баласы булган кайсы гына әти-әни белән сөйләшсәң дә, гадәттә, барлык әңгәмәләр: "И, кызый, эшнең күплеген күрсәң син! Бернәрсәгә җитешеп булмый. Дәрес хәзерли-хәзерли төн җиткәнен сизми дә калабыз. Бердәм дәүләт имтиханнары аеруча куркыта. Анысын балалар ничек биреп чыгарлар, белмим", - дигән нотада төгәлләнә. Әйе, БДИ бер кат төн йокыларын...

Кукмара районының Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координаторы Ирина Иванова сүзләренә караганда, быел да имтиханнар вакытыннан алда, төп һәм өстәмә дулкыннарда узачак.

-БДИның вакытыннан алда тапшыру этабында районнан бер бала катнашты. Узган елгы чыгарылыш укучысы математиканың профиль өлешеннән сынауны уңышлы узды, - ди Ирина Иванова.

Төп этапка исә старт 29 майда бирелә. Ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Мәҗбүри фәннәр - рус теле һәм математиканы 243 укучы тапшырачак. Калган фәннәр исә баланың теләге буенча сайлана. Әйтик, быел 102 укучы җәмгыять белеме, 85 егет-кыз - биология, ә 70 бала физика фәненнән имтихан бирергә теләк белдергән.

-Төп этапта имтиханнар бары тик бер генә пунктта - күппрофильле лицейда узачак, - ди муниципаль координатор. - Таләпләр исә башка еллардагыча кала. Металл рамка аша узу, видеокүзәтү җайланмалары - һәммәсе дә була. Каләм, су, шоколад алып керергә рөхсәт ителәчәк. Әти-әниләргә дә, сынау бирүчеләргә тыныч халәттә булырга, - артык дулкынланмаска киңәш итәр идем.

-11 сыйныфны быел 15 укучы тәмамлый. Имтиханга әзерлекне инде берничә ел алдан башладык. Дәресләр вакытында гына түгел, атнага бер - пәнҗешәмбе көнне түгәрәктә дә шөгыльләнәбез, булган һәрбер мөмкинлектән файдаланып калырга тырышабыз, - ди Кукмара гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Равия Шәйхетдинова. - Тест сорауларына дөрес җавап бирү, сочинение язу өчен бирелгән текст өстендә эшләүдә фән буенча тирән белемле булу гына түгел, өстәмә матур әдәбият китаплары укып, сүз байлыгын баету, үз фикереңне җиткерә белергә өйрәнү дә таләп ителә. Башлангыч сыйныфларда ук төпле нигез салынган очракта имтихан тапшыруда авырлыклар күрмим. Быел 5 сыйныфларда Бөтенроссия тикшерү эшләре үткәрелде. Бу да БДИга әзерлекнең бер этабы булып тора. Кайбер әти-әниләр үзләре дә сынау үтте. Яхшы баллар туплау өчен бары тик тырышып укырга, ялкауланмаска гына кирәк.

Үзләренең максатларына ирешү, хыялларын тормышка ашыру өчен чын мәгънәсендә бар күңелләрен бирүче укучылар районда аз түгел. Кукмара өченче мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы Кристина Васильева да әнә шундыйлардан.

-Имтихан бирелергә тиешле мәҗбүри төп фәннәрдән тыш, җәмгыять белеме һәм тарихны да сайладым. Көн саен сынауларга әзерләнәм, шулай ук репетиторга да йөрим. Әзерлек барышында төрле пособиеләрдән материаллар алам, сайтта тестлар чишәм, җәмгыять белеменнән терминнар ятлыйм. Бүгенге көндә БДИга мин 85 процент әзермен, - ди Кристина. - Хыялым: имтиханнарны үзем теләгән, үзем өметләнгән балларга тапшырып, киләчәктә юристлар әзерли торган уку йортында белем алу. БДИлар башланырга санаулы көннәр калып бара, шуның өчен бераз куркыта. Әмма барысы да яхшы булыр, дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk