Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алар - безнең горурлык!

Казан Кремлендә "Созвездие-Йолдызлык-2012" фестивалендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Махсус дәүләт стипендияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантанада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты. "Созвездие-Йолдызлык" ачык телевизион яшьләр фестиваленә 12 ел тулды. Быел ул Бөтенрәсәй күләмендә оештырылды. 2009 елда фестивальгә Татарстанның милли проекты сертификаты, ә 2010 елда Россия Хөкүмәтенең мәдәният...

Казан Кремлендә "Созвездие-Йолдызлык-2012" фестивалендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Махсус дәүләт стипендияләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Тантанада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.
"Созвездие-Йолдызлык" ачык телевизион яшьләр фестиваленә 12 ел тулды. Быел ул Бөтенрәсәй күләмендә оештырылды. 2009 елда фестивальгә Татарстанның милли проекты сертификаты, ә 2010 елда Россия Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе тапшырылды.
Проект кысаларында талантлы балаларның, яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә, ярдәм итүгә юнәлдерелгән күптөрле чаралар оештырыла. 12 ел эчендә фестивальдә Татарстаннан 630 меңнән артык бала, яшүсмер һәм яшьләр катнашты. Татарстан Президенты Указы нигезендә 2006 елдан башлап, фестивальнең төрле номинацияләрендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләре тапшырыла башлады. Быел стипендиянең күләме, номинациянең нинди булуыннан чыгып, 3 мең сумнан 80 мең сумга кадәр иде.
Быелгы фестивальдә 92 кеше чыгыш ясады. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 15 номинациядә 35 лауреат билгеләнде. "Вокаль ансамбльләр" (уртанчылар төркеме) номинациясендә беренче дәрәҗәдәге лауреат дипломы Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Глория" вокаль-хореография ансамбленә (җитәкчеләре Миләүшә Сәлимгәрәева, Ләйсән әюпова) бирелде. Солистларга һәм эстрада коллективына Татарстан Президенты диплом һәм махсус стипендия тапшырды, мөгаллимәләр исә планшетлы компьютер белән бүләкләнделәр.
Президент "Созвездие-Йолдызлык" фестивален Рәсәйдәге иң уңышлы проектларның берсе дип атады. "Талантлы яшьләребез бик күп, без алар белән горурланабыз, - диде ул. - Фестивальдә Татарстанның барлык торак пунктларыннан да катнашалар. Талантлы балаларның сәләтләрен ачуда укытучыларның да өлеше зур. Барыгызга да иҗат уңышлары, саулык-сәламәтлек телим".
"Шәһәрдән юл" бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова Рөстәм Миңнехановка барлык лауреатлар исеменнән рәхмәтләрен ирештерде, "Фестиваль дуслары" номинациясендә символик бүләк тапшырды.
ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та фестивальдә чыгыш ясаучыларга үзенең изге теләкләрен юллады. "Безнең музыкаль күгебездә йолдызлар тагын да күбрәк булсын иде", - диде ул чыгышын йомгаклап.
Рәсемдә: "Глория" вокаль-хореографик ансамбль солисты Муса Гаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk