Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган, хәтер һәм кайгы көне

Кулына каләм алган һәркемнең дә, җан тибрәлеше ешлыклары тәңгәл килгән үз укучысы бардыр. Кешеләр барысы да төрле-төрле, һәркемгә үзенеке. Марзияның (Салахова-Мухина) бу икенче китабы да үз укучысын табар. Үтә дә нечкә хисле, чиста күңелле, авыр хезмәт юлы һәм кырыс сынаулар аша үткән шәхеснең башкаларга әйтер сүзе бар һәм, һичшиксез, аның...

Кулына каләм алган һәркемнең дә, җан тибрәлеше ешлыклары тәңгәл килгән үз укучысы бардыр. Кешеләр барысы да төрле-төрле, һәркемгә үзенеке. Марзияның (Салахова-Мухина) бу икенче китабы да үз укучысын табар. Үтә дә нечкә хисле, чиста күңелле, авыр хезмәт юлы һәм кырыс сынаулар аша үткән шәхеснең башкаларга әйтер сүзе бар һәм, һичшиксез, аның бу сүзләрне әйтергә хакы да бар. Аның Чисталыкка, Игелеккә, Мәхәббәткә өндәгән самими шигырьләре күпләрнең күңелендә яңгыраш һәм теләктәшлек табар дип уйлыйм.

Марзия берничә ел элек китап чыгарган иде инде. Шуннан соң узган арада Марзия бераз җитдиләнгән, ләкин, "сүрелмәгән", мәхәббәт уты сүнмәгән. Шунысы да күзгә ташлана, ул "усал" шигырьләрендә дә усал була белми.

Иң сөендергәне - "Әтиемә" дип исемләнгән зур күләмле, поэма дип әйтерлек эчтәлекле шигыре. Эзлекле шигъри композицияле, хис тулы моңсу, аянычлы әсәр килеп чыккан. Моны зур үсеш баскычы дип санарга була. Шушы үсеш юлында туктап калмасын иде Марзия.

Рәниф ШӘРИПОВ

Әтиемә

Киттең... Сөйләмәдең... Үзең белән алып киттең...

Юксыну

Әти, бәгърем! Сине бик сагындым!

Төшемдә "Кайт!" диеп еладым.

Яшәү белән үлем арасында

Булган икән бары бер адым.

Бер үкенеч яши миндә һаман,

Син киткәннән бирле, йөрәктә, -

Сиңа сердәш була алмаганбыз,

Була алмаганбыз терәк тә.

Күрмәгәнбез эчке газабыңны,

Ниләр күргәнеңне аңламый.

Без сабыйлар булганбыз шул әле...

Сабыйга күп нәрсә "ярамый"...

Ә син, Әти, барлык газабыңны

Үз-үзеңә ябып йөрткәнсең.

Борчымадың безне. Барысын да

Үзең белән алып киткәнсең.

Адымнар

Синең дә бит балачагың булган.

Син өченче бала арада.

Иң акыллы, иң-иң шәфкатьлесе,

Игелекле, сабыр бала да.

Укыганда Пычак авылында

Күзең төшкән зифа сылуга.

"Разиям!" - дип аңа сүз каткансың,

Какшамаслык карар кылуга...

Клуб сәхнәсендә ике былбыл,

Бер сыйныфта ике сабакташ.

Чишмә сукмагында очрашулар,

Юллар бергә инде, яраткач.

Аерасы юллар алда әле,

Алда әле газап, аяныч...

Ә әлегә сез бер берегезгә

Адым саен терәк, таяныч.

Афәт ачысы

Ә аннан соң сугыш килеп чыккан.

Кайгы, хәсрәт тулы дәвердә,

Күпме күз яшьләре, күпме әрнү

Бәргәләнгән Синең бәгырьдә.

Яраланып әсирлеккә төшү...

Каһәр суккан фашист тозагы!

Ачылмаска шулчак бикләнгәндер

Синең горур күңел йозагы.

Әсирлекнең чиксез газапларын

Яшергәнсең шулай тирәнгә.

Бер ялгызың әрнеп яшәгәнсең,

Сер бирмичә "Нихәл?" - дигәнгә.

Тәнеңдәге ярчык сызландырган, әмма

Ул ярага гына түзгәнсең.

Тик ачырак булган җан ярасы,

Бер терелеп, меңәр үлгәнсең!

Сугыш турындагы кино кайтса,

Чиста, пөхтә, ыспай киемнән,

Ни булса да, кино карарга дип,

Чыгып китә идең өеңнән.

Бар эшеңне ташлап, иң олы эш итеп,

Соңлап ятып, иртә торсаң да,

Калдырмадың сугыш киноларын,

Җимерелеп ятса морҗаң да.

Җиңү көне килсә синең җанда

Уйный иде уты-яшене...

Ат ялына башың куйган хәлдә,

Дүрт аяклы аңлый дигән кебек,

Күз яшьләрең сөрттең яшереп.

Сынаулар

Сугыштан соң исән кайтканыңны,

Әйтерсең лә, авыл көтмәгән.

"Ватан өчен көрәшчеләр" - дигән

Исемлеккә сине кертмәгән.

Илгә кайтып, тырыш хезмәт белән,

Тыныч кына яшим дигәнсең.

Тик, үзең дә белми-аңламыйча,

Бер гаепсез башың игәнсең...

Туган ил дә туган булалмаган,

Яңа әсирлеккә барасы.

Аягыңда яра - сугыш кыйпылчыгы,

Ә җаныңда - яла ярасы.

Нәни балаң, сөйгәнеңне кочып,

Мәҗбүр булдың сәфәр чыгарга.

Тоташ яра булган - җаның, тәнең...

Барысына ничек чыдарга?

Син читтә дә мәктәп җитәкләдең,

Эш остасы идең, иң элек!

Сөйгәнең дә янда, тирә-якта

Биш кыз бала йөри йөгереп...

Иң яраткан мөгаллим дә булдың,

Читтә дә Син шөһрәт казандың.

Ләкин, никтер, туган туфрак тарта,

Нәрсәседер тарта Казанның...

Сусауны басып

Ипле тормыш, тырыш хезмәт белән

Күпме гомер читтә агылган.

Тәвәккәлләп, кышкы бураннарда

Кайтып төштек туган авылга.

Гөрләп кенә барды безнең тормыш!

Сабыр идең, тырыш, шәфкатьле.

Күпме кеше әйтте сиңа ихлас,

Чын күңелдән чыккан рәхмәтне.

Дәрәҗәле, гадел, ярдәмчел дә,

Колак салды һәркем сүзеңә.

Андый Ата булмыйдыр ул башка,

Хәер, кемнеке дә якын үзенә...

Эш сөючән, бик булдыклы идең.

Йорт-җир булды, мунча, каралты...

Барысы да Сине хөрмәт итте,

Барысы да сине яратты!

Китү

Тик, нигәдер, язмыш күпсендеме,

"Анда" да кирәктер яхшылар,

Сөеклең тол, биш балаң да ятим...

Алып китте сине ташулар.

Ир уртасы гына иде әле,

Өзелде дә китте гомерең.

Безнең белән калды үлмәс җаның,

Сөйләп туймас изге күңелең.

Җимерелде кебек шулчак көннәр,

Гөрселдәде кебек дөньясы.

Кешнәп торган ат та нидер сизде,

Бушап калды бәхет оясы.

Без калага киттек. Син авылда,

Туган туфрагыңда ятасың.

Сокланырлык, тиңсез Олы Кеше,

Биш баланың үрнәк атасы.

Кайтарасы иде

Биш кызыңа кабат Әти итеп,

Эх, кайтарыр идем мин сине!

Баяннарда уйнап, бер тыңлатыр идек,

Син яраткан матур бер көйне.

Ялындырмый бер сыздырыр идек -

"Ике аккош", "Шахта", "Зөләйха"...

Кызларыңның башы күккә тияр иде,

Бик канәгать булып елмайсаң.

Аягыңа аягыңны куеп,

Башың, кыңгыр салып иярсең.

"Биш кызымны егерме биш егет

Алыштыра алмый!.." - диярсең.

Аяк очларыңа бер утырып,

Кочар идем, Әткәм, тезләрең.

Таң атканчы, тынымны да алмый,

Тыңлар идем җылы сүзләрең.

Маңгай сырларыңны, дулкын чәчең

Сыйпар идем кочып, яратып.

Юк шул инде, булмый икән үтеп

Яшәү белән үлем арасын.

"Кызларым!" - дип горурлана идең,

Күңел һаман сиңа сыена.

Чәчләремне тарап, әле дә Син

Үрәсеңдер кебек тоела.

Гаиләм дип утта янучы Син,

Җырлап уятучы йокыдан.

Я, кем уйлар - ә бит сине язмыш,

Чукып-чукып күпме йолкыган.

Бәргәләнә, үрсәләнә күңел,

Кайтсаң иде безнең арага.

Нинди шифа, дәва булыр иде

Мәңге төзәлмәслек ярага.

Хәтер китабы

"Алар Җиңү белән кайттылар" - дип,

Хәтер китаплары чыгалар.

Ике йөз дә җиденче бит! Менә!

Әти, бәгърем, монда Син дә бар!

Франция гаскәрләре азат иткән,

НКВД күпме тикшергән...

Илен, иптәшләрен сатмаган!

Намусына чиста кала алып,

Тугрылыгын антка саклаган!

Яраланып әсир булгансың Син.

Юк бернинди монда хыянәт!

Фашист лагеры ул оҗмах түгел,

Ул, бары тик, мәхшәр, кыямәт!

Шушы ачы газаплардан соң да,

Нинди ил бу? Кочак ачмаган...

"Халык дошманы"на әйләндереп,

Янган утка кабат ташлаган.

Ләкин, Синең рухың көчле иде,

Каршы тора алдың ялага.

Явызлык та, үч тә, начарлык та

Кертмәдең Син безнең арага.

Ябышмады, аста калды пычрак,

Ябышмады керсез йөрәккә.

Ихтирамга лаек Гаяз булдың,

Бик күпләргә ныклы терәк тә.

Гозер белән һәркем килде Сиңа,

Күпме кеше Сиңа тартылды.

Игелекле йөрәк, Син бердәнбер идең,

Якты йолдыз булып атылдың.

Үрнәк Әти, тугры ир дә булдың,

Мәрхәмәтле җанның өлгесе.

Бар кешегә якты чырай иде,

Арада бит булды төрлесе...

Ул "төрлесе"н хәзер искә алмыйк,

Үткәннәргә инде салават!

Алар сине анда борчымасын,

Тыныч йокла, Әти, тыныч ят!

Мин ышанам, Әти, син оҗмахта,

Башка юллар килми аңыма.

Вакыт җиткәч, газиз биш кызыңны

Алсаң иде үзең янына.

Ходай кушып, Синең сүзләр аша,

Без тырыштык дөрес яшәргә.

Бу белемне бирә алдык кебек,

Бала-оныкларга, яшьләргә.

Синең кебек булсын ул әтиләр!

Гаиләм дип янып яшәсен!

Син әле дә "Балаларым! Разиям" - дип,

Бик ерактан назлап дәшәсең.

"Алар Җиңү алып кайттылар!" - дип,

Хәтер, Хакыйкать юл ярганда,

Ике йөз дә җиденче бит! Менә!

Әти, бәгърем, Син дә бар анда!

фото: http://jeka-jj.livejournal.com/722980.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk