Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • РДКда якташыбыз Руслан Хәсәновның концерты була

    Кукмара егете, күпсанлы җыр бәйгеләре җиңүчесе Руслан Хәсәнов ноябрь аенда район Мәдәният йортында үзенең "Ашыкма, вакыт" дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Русланның сәхнәгә күтәрелеп, моңлы, йөрәк түрләренә үтеп керерлек җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулавына да ун елдан артык икән инде. -Концерт программасын "Ашыкма, вакыт!" дип атавым да юктан түгел,...

    Кукмара егете, күпсанлы җыр бәйгеләре җиңүчесе Руслан Хәсәнов ноябрь аенда район Мәдәният йортында үзенең "Ашыкма, вакыт" дигән концерт программасы белән чыгыш ясаячак.

    Русланның сәхнәгә күтәрелеп, моңлы, йөрәк түрләренә үтеп керерлек җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулавына да ун елдан артык икән инде.

    -Концерт программасын "Ашыкма, вакыт!" дип атавым да юктан түгел, - ди ул. - Вакыт дигәннәре, үз көенә чаба да чаба бит. Кая ашыгадыр, белмим. Беренче тапкыр "Кукмара кышы" бәйгесендә катнашып, лауреат булуым да әле яңа гына кебек иде югыйсә.Ә инде гастрольләргә чыгып киткәч, вакытка бөтенләй дә сыешам димә. Хәтта иң газиз кешеләр - тормыш иптәшем, балалар, әти-әни, туганнар белән дә айга бер генә күрешәсең. Ул чагында бигрәк тә: "Эх, азга гына булса да туктап торсын иде бу вакыт", - диясе килә.

    Реклама

    Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Салехард, Ерак Көнчыгыштагы Магаданда да беләләр райондашыбызны. Ел саен диярлек чит төбәкләрдә концертлар куеп, җыр-моң сөюче милләттәшләребезне сөендерә, милли бәйрәмнәрдә катнаша ул. Яшь башкаручылар арасында оештырылучы "Татар моңы" халыкара җыр конкурсы лауреаты Руслан Хәсәновны кукмаралылар да сагынып өлгергәндер - район сәхнәсеннән югалып торды бит... Аның каравы, Руслан Кукмарага кабат үзенең өр-яңа концерт программасы белән кайта! Җыр бәйрәменең эчтәлеге дә иҗади номерларга бай һәм кызыклы.

    -Программага "Татар моңы" лауреатлары - Зәринә Хәсәншина, Гүзәл Җиһаншина, баянчылар, Зур Сәрдек авылы егете Айнур Латыйпов, Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Ильяс Шәриповларның, "Риваять" фольклор ансамбленең дә чыгышлары керде, - ди Руслан. - Концертны исә тумышы белән Уразайдан булган якташыбыз Рәмзия Гәрәева һәм Мамадыш районының Мәдәният йорты режиссеры Айназ Нургалиевлар алып бара. Шулай ук бию, шаян сүз дә булачак. Үзем исә яңа җырлар белән беррәттән, инде популярлашып, халык арасында танылып өлгергәннәрен дә башкарачакмын. Барлык райондашларымны 19 ноябрьдә район Мәдәният йортында узачак "Ашыкма, вакыт" дигән концертыма көтеп калам.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: