Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Камышлыда “Фәридә” чишмәсе ачылды (фото)

Әлеге чишмә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә дөньяга килеп, районыбызның Камышлы авылында үскән галимә Гаффарова Фәридә Юлдаш кызының истәлегенә балалары иганәчелегендә авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерелгән

Бүген Камышлы авылы халкы өчен сөенечле һәм истә калырлык зур вакыйга булды: "Фәридә" чишмәсе ачылды. Әлеге чишмә Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәрендә дөньяга килеп, районыбызның Камышлы авылында үскән галимә Гаффарова Фәридә Юлдаш кызының истәлегенә балалары иганәчелегендә авыл халкы тырышлыгы белән төзекләндерелгән. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, район мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин, Камышлы авылы имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Фәридә ханымның кызлары, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты. Тәбрикләүләрдән соң ал тасма киселде. Әлеге чишмә киләчәктә дә үзенең шифалы сулары белән халыкны сөендереп торсын иде.

Мирзәхмәт ИДРИСОВ, Чыңгыз Айтматов исемендәге Кукмара беренче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk