Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм аның эше

Кукмара районыннан Шаяхмәтовлар гаиләсе: Читтә йөргәннән соң, туган якның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың

«Читтә йөргәннән соң, туган якның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Безнең районда мөмкинлекләр бик зур, эшләргә теләк кенә булсын. Иң мөһиме — үз хезмәтең белән кешеләргә файда китерү», — ди гаилә башлыгы Данис.

Кукмара районыннан Шаяхмәтовлар гаиләсе бәхетләрен читтә түгел, туган якта тапканнар

Күп еллар чит төбәкләрдә гомер иткәннән соң да, күңел барыбер туган якка тарта. Райондашыбыз Данис Шаяхмәтов белән дә нәкъ менә шулай була. Ул, дистә елдан артык Яшел Үзәндә яшәгәннән соң, узган ел гаиләсе белән Кукмарага кайтып төпләнә, бүгенге көндә тимер эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә.

«Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Янил һөнәри училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем, бер үк вакытта транспорт йөртү таныклыгы алдым. Язмыш җилләре мине Яшел Үзән якларына алып китте. Шунда төпләнеп, шофер булып эшләдем. Соңгы елларда исә үземнең йөк автомобиле белән ерак рейсларга йөрдем, — ди Данис. — Россиянең кайсы гына шәһәрләрендә булмаганмындыр ул чагында. Атналар буе йөреп кайтасың да, бер-ике көннән кабат юлга кузгаласың. Ләкин бер яхшының — бер яманы дигәндәй, гаиләмә, улларыма бөтенләй диярлек вакытым калмый иде. Бик яхшылап уйлаганнан, тормыш иптәшем, якыннарым белән киңәшләшкәннән соң, хезмәт юлымны тулысынча үзгәртергә карар кылдым».

Данисның тимер эшенә булган мәхәббәте балачактан ук формалаша. 11 яшеннән каникулларда әтисе Фәнис абый белән бергә катнаш азык заводы, элеваторга эшкә йөри, эретеп ябыштыру серләренә төшенә ул. 

«Әтинең ипле генә аңлатып, төрле эшләнмәләр ясарга өйрәтүе бүгенгедәй истә. Ул минем өчен чын мәгънәсендә остаз булды. Хәзер дә кирәк вакытта үзенең саллы киңәшләрен бирә. 18-19 яшьләр тирәсендә йөк машинасы арбасындагы ватылган урыннарны эретеп ябыштырган идем. Алга таба үзебез өчен атынгычлар, ял беседкалары ясадым. Эшли торгач, кул да шомарды, тәҗрибә дә артты, — ди әңгәмәдәшем. — Моңарчы тимердән эшләнмәләр ясау белән ялларда авылга кайткан чакта гына шөгыльләнгән булсам, хәзер ул минем өчен — тормышның аерылгысыз өлеше». 

Райондашыбыз, узган ел социаль контракт төзеп, үз эшен башлаучыларга ярдәм йөзеннән дәүләттән бирелүче 350 мең сум грантка ия була, гаиләсе белән Кукмарага күченә. 

«Әлеге төр ярдәм турында беренче тапкыр танышлардан ишеткән идем, шулай ук интернет киңлекләреннән дә бик күп мәгълүматлар белән таныштым. Әлбәттә, беренче вакытта икеләнүләр зур булды, әмма соңыннан тәвәкәлләдем. Грант алу өчен мәҗбүри шарт булып дөрес итеп бизнес-план төзү тора. Мин аны үзем эшләдем. Барлык тиешле документлар әзер булгач, комиссия алдында проектны якладым. Социаль контракт төзегәннән соң, озак та көттерми, тиешле сумма күчте, — ди Данис Шаяхмәтов. — Дәүләттән бирелгән әлеге акчаларга эш өчен кирәкле заманча җиһазлар: профиль бөгү, бизәк ясау станоклары, кыйммәтле эретеп ябыштыру аппараты һәм башкалар алынды. Бүгенге көндә интернет мөмкинлекләреннән файдаланып, үземнең фантазияне бергә кушып, матур һәм зәвыклы, берсен-берсе кабатламый торган эшләнмәләр тудырам. Чыбыксыз телефон яхшы эшли, шуның өчен буш торырга вакыт юк. Бу эшкә алынуыма бер дә үкенмим, киресенчә, дөрес карар кабул итүемә шатланам гына».

Алда әйтеп үтелгәнчә, Шаяхмәтовлар гаиләсе Яшел Үзән шәһәрендә яши. Яшь гаилә иң элек бүлмә, аннары фатир сатып ала. 

«Читтә йөргәннән соң, туган якның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Безнең районда мөмкинлекләр бик зур, эшләргә теләк кенә булсын. Иң мөһиме — үз хезмәтең белән кешеләргә файда китерү. Тормыш иптәшем Гөлшат — Нормабаш авылыннан. Шөкер, ул да мине аңлады, Кукмарага кайтырга риза булды. Хәзерге вакытта хатыным сәүдә өлкәсендә эшли. Манзарас авылында яшибез. Өч улыбыз 3нче урта мәктәпнең 3, 5, 6нчы сыйныфларында белем ала, ата-бабалары җиренең кадерен белеп тәрбияләнә. Улларым, минем кул арасына кереп, һәрчак булышырга тырышалар. Әти кеше өчен анысы да зур горурлык, — ди гаилә башлыгы. — Эшлим, тырышам дигән яшьләргә дәүләт тарафыннан да ярдәмнәр күрсәтелә. Иң мөһиме: курыкмаска, бары тик алга таба атларга кирәк!»

Тырышлык, сабырлык һәм туган җиргә мәхәббәт — Данис Шаяхмәтовның бүгенге тормышын билгеләүче төп сыйфатлар. Аның мисалы — еракларга чыгып та, үз юлыңны табып, туган якта да үз эшеңне корып була дигән фикерне раслый.

Фото: Шаяхмәтовлар гаиләсенең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев