Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Көрәшчеләр токымыннан

    Авылларыбызны, милләт, тел, гореф-гадәт, мәдәният, йолаларыбызны саклау һәм үстерүгә багышланган риваять, хикәят-нәсер, кыйссалар әледән-әле туып тора. Әби-бабайлар аларны көйләп, ягымлы һәм күңелне җәлеп итәрлек итеп сөйли. Менә шуларның берсе.

     

    Узган гасырның сиксәненче еллар башында шау-гөр килеп торган зур гына авыл бер-ике ел эчендә таралып бетә. Колхоз юкка чыга. Мәктәп, клуб, медпункт, фермалар, кибет – һәммәсе бер-бер артлы ябыла. Авылда – эшсезлек, акча артыннан куып, халык таралып бетә. Күпләр, балаларына ияреп, шәһәргә юл тота.

    Әтием Саттар карт әби-бабай нигезен ташлау турында уйлап та карамый. 50 ел бергә гомер иткән карчыгын соңгы юлга озаткач, нык кына какшый анысы. Көннәрнең берсендә кичләтеп мал-туарны карап кергәч, миңа – төпчек малае Арысланга сүз кушты:

    - Йә улым, нинди уйлар белән яшисең, нәрсәләр майтармакчы буласың? Абый-апаларың артыннан шәһәргә яисә Себер якларына сәфәргә чыгарга ниятлисеңме? Ачыктан-ачык гәпләшеп алыйкчы!

    - Әти-әни нигезенең изге, кадерле икәнен син миңа кечкенәдән үк сеңдереп килдең. Бик рәхмәтлемен: һөнәргә өйрәттең, агач, тимер эшләренә дә кулым ябышып тора. Мәктәптә механизатор һөнәрен алып чыктым. Бакчачылык, умартачылык белән мавыгу күңелемә хуш килә. Җебегәннәрдән түгел. Синең үрнәгеңдә кечкенәдән Сабантуйларда бил алыша башладым, җиңүләр яуладым, - дидем мин. - Юк, әти, туган авылымның юкка чыга баруына һич тә риза түгелмен. Сүз бирдем, моңа юл куймаячакмын. Холкымны яхшы беләсең. Син хәтерлисең, авылның аргы ягында ярәшкән кызым яши. Ул да, әнисен калдырып, авылдан китәргә теләми. Кыз бик чибәр, әнисе кебек тегү-чигүгә оста. Эшкә батыр, туганнары таралып беткәч тә, мал-туардан аерылмады. Мин дә аны, ул да мине ярата.

    - Миннән хәер-фатыйха, улым. Әти- әниләре – бик тырыш, тәүфыйклы кешеләр.

    - Әти, бер мәсьәләне хәл итәсе бар. Аңа күрше авыл батыры Хөснетдин  тынгы бирми. Казанда йорт салып чыккан, үзе белән алып китмәкче була. Кичә Хөснетдин белән йөзгә-йөз карап сөйләштек. Турыдан-туры әйтә, бер шартым бар, ди. “Беләм, Мәрьямне кечкенәдән яратасың, сиңа моны исбат итәргә туры киләчәк. Тыңла: чишмә буендагы аланда икәү бил алышачакбыз. Минем яктан да, синең яктан да бишәр кеше булачак. Алар тамаша кылучы гына. Хөкемдар итеп заманында мәйдан тоткан Фоат абыйны чакырдым. Каршы килмәде. Аның гадел хөкем иткәнен әйләнә-тирәдә һәркем белә. Җиңәсең икән – Мәрьям синеке, җиңелсәң, үпкәләштән булмасын: шул ук көнне кичен аны Казанга алып китәм. Килештекме?” - диде. Без кул бирештек.

    Бу көрәшне әле дә искә алалар. Мәйдан уртасына беренче булып Хөснетдин чыгып басты. Йөзе җитди, горур, тәкәббер. Арысланнан йомычка ясыйм, дип шапырынып йөргән, диләр. Кулыма сөлге алып, көндәшем янына якынайдым. Бәхәссез, бил алышуда көчлерәк җиңә. Әмма бәхет, язмыш дигән нәрсәләрне истән чыгарырга ярамый. Үзеңне тыныч тотарга, хискә бирелмәскә кирәк.

    Озак тартыштык. Беребезнең дә билне бирәсе килми. Кинәт, бар көчемне җыеп, көндәшемне борып алдым да, күтәреп, аркасы белән җиргә салдым. Җир селкенеп киткәндәй булды, тавышы, кайтаваз булып, әйләнә-тирәгә таралды.
    Хөкемдар Хөснетдин янына килде:
    - Көрәш тәмам. Сез ризамы? – диде.
    Хөснетдин дәшми, селкенми дә. Аякка басу, көрәшне дәвам итү турында әйтәсе дә юк. Дуслары аны күтәреп алдылар да каядыр алып киттеләр.

    Мәрьям мине өендә көтеп тора икән. Аны күтәреп алдым да өебезгә алып кайтып киттем. Ара – ике чакрым тирәсе. Никах укыттык. Шул көннән гаилә тормышыбыз башланды.

    Реклама

    Инде 40 ел бергә гомер итәбез. Бер-бер артлы унбер балабыз туды. Һәр бала үз нигъмәте белән туа, диләр. Хак сүз икән. Бер эштән дә тартынмадык. Трактор, комбайн иярләдем, фермада каравыл тордым, абзар чистарттым, азык ташыдым. Мәрьямне әйтәсе дә юк: сыер да сауды, ындыр табагына кичке сменага да чыкты, чалгы тотып печән чапты. Мал-туарны ишле тоттык. Балалар әниләре теккән кием-салымны үз иттеләр. Заказлар да өзелеп тормады.

    Өлкән улыбыз Солтанга йортны берүзем диярлек салдым. Кем әйтмешли, нигезен гомерлек итеп эшләдем, кирпечен өйдем, түбәсен яптым, зәвыклы, матур итеп ишек-тәрәзәләр ясап куйдым. Менә дигән итеп яшелчә, җиләк-җимеш бакчасын да булдырдык.

    Инде хәзер унбер балабызның да үз гаиләләре, оныклар үсә. Һәркайсы авылда төпләнде, үз йортлары белән яшиләр. Бакчаларында нинди генә җимеш агачлары үсми. Үзебезнекеләргә дип төзелгән йортлар гына егермедән артып китә. Авылдашларга да булышырга вакыт табабыз. Уртанчы улым агач эшкәртү цехы ачты, өченчесенең кафесы бик җайлы гына эшләп китте. Товарларыбыз кибетебезгә сыймый башлады, киңәйтергә туры килде. Гаилә фермабызда эш урыннары арта. Авылда яңадан мәктәп, балалар бакчасы, медпункт,  клуб ачылды.

    Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче кызыбыз Сания шушы арада мөлаем гына бер хатын-кыз белән керде.

    - Әткәй, әнкәй, менә журналист – язучы Наҗия сезнең белән танышырга тели, - диде ул. - Казанда бергә укыган идек.

    - Сезне алда зур юбилейлар көтә икән, - диде кыз. - Каршы килмәсәгез, шушы мәҗлестә тамада булырга ниятем бар иде. Бәлки бу танышудан китап та туар әле.

    Юбилей-мазарларны бик ошатып бетермәсәк тә, балалар, оныклар нык торгач, ризалаштык инде. Гаилә коруыбызга – 40, тууыбызга 60 ел тулган икән ләбаса.

    Авылдашлар белән бергә шәһәрдән дәрәҗәле кунаклар да килгән иде. Музыка белеме дә алган мөгаллимә кызыбыз Сания бик матур концерт оештырган. Кыстагач, без дә ялындырып тормадык инде: Мәрьям белән бергәләп борынгы халык көйләрен җырладык. Минем баянда уйнавымны да ошаттылар. 

    Шәһәрдән килгән мөхтәрәм кунак, безгә атап, җылы сүзләр әйтте. “Туган нигезне, авылны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклаган һәм үстергән өчен бик зур рәхмәт сезгә”, - диде. Икебезгә дә орден тапшырды.

    Халкыбызның милли үсеш стратегиясенә өлге итеп алырлык мисаллар Кукмарабызда да аз түгел. “Урал” һәм Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчеләре Газинур Хәбибрахманов һәм Нәфыйк Хөсәеновларның бу юнәлештә күрсәткән хезмәтләре дастаннарга тиң.

    Хафиз ТИМЕРБАЕВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: