Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара районы җирлекләрендә грант акчаларына урам юллары тәртипкә китерелә

    Хөкүмәттән бирелә торган ярдәм - грант акчалары хисабына соңгы елларда авыл җирлекләрендә шактый гына күләмле эшләр башкарылды.

    Җирлек башлыклары авыл халкының гозер-үтенечләрен күз уңаенда тотып, бүгенге көн кадагында торган иң мөһим мәсьәләләрне хәл итсәләр, әлбәттә, аларга  ихлас рәхмәт сүзләре килеп ирешә. Ядегәр авыл җирлеге башлыгы Айдар Фәйзуллин да үз  төбәгенең халкы белән бер сулышта, бер дулкында яши. Аның адресына әйтелгән “Булдыра ул, тырыша, бер генә сүзебезне дә аяк астына салмый, ул бу эшкә билгеләнгәч, авылларда никадәрле эш башкарылды”, - дигән фикерләрне еш ишетәсең.
    Һәм менә янә җирлектә яңалык: Ядегәр авылының Дуслык һәм Мәктәп урамының бер өлешендә яшәүчеләр бу көннәрдә асфальт юлга тиенделәр.  
    Мәктәп урамының төп өлешенә асфальт юл узган ел салынган булган, быел инде аның бер тармагына – ике хуҗалык яши торган тыкрыктагы 100 метр арада эшне төгәлләгәннәр.
    Яз көне генә Дуслык урамында булган идек. Тиешле йортка җиңел машина белән түгел, хәтта резин аяк киеме дә киеп барырлык түгел иде. Киртә кырыйларыннан, катырак түмгәкләргә сикергәләп кенә Сания апа Хәсәнованы 90 яшьлек юбилее белән котлап чыктык. Һәм менә бу юлы инде шушы урамдагы  тип-тигез асфальт юлны күреп, чын мәгънәсендә, шаккаттык.
    Әлеге урамнар үзара салым һәм җирлекләргә бирелгән грант акчасына эшләнелгән. Һәм тагын бер мөһим факт: Мәктәп урамының асфальт өлешенең киңлеге - 3 метр 60 сантиметр булса, тар гына Дуслыкта - 2 метр 50 сантиметрны тәшкил итә.
    - Асфальт  җәйгәндә юл киңлеген тиешле стандартлар буенча  эшләсәк, юл озынлыгы бермә-бер кыскарак чыгар иде, - ди Айдар Фәйзуллин. – Урамнар тар булганлыктан, без юлның киңлеген дә кыскарттык. Ә бу, үз чиратында, 405 метр  арага асфальт җәяргә мөмкинлек бирде. Әлбәттә, таш түшәлгән юл кырые белән исәпләгәндә юл киңәя төшә. Әйтик, Дуслыкта юлның киңлеге барысы бергә 3,5 метрны тәшкил итә. Кара-каршы очрашкан машиналарга үтеп китү мөмкинлеге тудырылган. Дуслык урамы, чыннан да, авылдагы иң начар урам иде, язгы-көзге пычракларда ни кереп, ни чыгып булмый, сазлык  иде. Хәзер әнә 305 метрны җырлап үтеп була. Алга таба шушындый тар урамнарны эшләгәндә, каршы килгән машиналарны үткәреп җибәрү өчен, “кесә” кебек тукталыш урыны ясарга да планлаштырабыз.
    Айдар Фәйзуллинның җирлек башлыгы булып эшли башлаганына әле дүрт ел да түгел. Эшкә билгеләүнең беренче көннәреннән үк ул юл һәм су мәсьәләләрен хәл итәргә алынган. Ядегәрнең үзендә генә дә дүрт чакрым тирәсе юл асфальт “сорый” икән. Җирлек башлыгы киләсе бишьеллыкта үзара салым һәм киләчәктә дә дәүләттән ярдәм булыр дигән өмет биреп торучы грант акчалары хисабына җирлектәге барлык урамнарны асфальтлы итү уе белән яши.

    Реклама


    Быел кайбер авыл җирлекләренә, юлларны тәртипкә китерү өчен, район буенча барлыгы 20 грант бирелгән. Бүгенге көндә башкаларда бу эш бара, ә аны иң беренче булып, тәвәккәлләнеп тотынган Ядегәрдә инде әнә төгәлләнгән.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: