Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Татарстанда 28 градуска кадәр салкын булачак

    Республика юлларында бозлавык саклана

    Пәнҗешәмбе көнне, 10 гыйнварда, Татарстанда -16...-21 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 6-7 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Казанда төнлә һава температурасы -16....-28 градуска җитәчәк, аязганда 2 - 4 градуска кимиячәк.

    Көндез республикада -10...-15 градус салкын көтелә, ә Татарстан башкаласында термометр баганалары -10...-12 градуска кадәр күтәреләчәк.

    Реклама

    Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, җил көньяк-көнбатыштан була. Юлларда бозлавык саклана.

    Татар-информ

    фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: