Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Сергей Димитриев Кукмарадан Мөнәвәрә Гайнетдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады

    Бүген Кукмарада яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Гайнетдинованың 90 яшьлек юбилее. Туган көн иясен район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа чәчәк бәйләме, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.

    Шулай ук юбилярны котларга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, район социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиевалар да килгән иде.

    Мөнәвәрә апа тормыш иптәше Гайфи абый белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, бер кызлары якты дөньяда юк икән инде. Бүгенге көндә ветеранны кызы Сания апа тәрбияли.

    -Әни озак еллар район үзәк дәваханәсендә санитар булып эшләп, 65 яшендә лаеклы ялга чыкты, - дип сөйли Сания апа. – Әле бүгенге көнгәчә тик торуны белмәде. Бакчаларны да карап, тәртипләп торды. Соңгы вакытта гына сәламәтлеге какшап китте.

    Юбиляр якыннарының игътибарын, хөрмәтен тоеп яши. Аның алты оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар икән.

    автор фотолары

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада мәчет ачылу тантанасында республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты
    • Кукмарада ирекле янгын сүндерү отрядларының республика смотр –конкурсы үткәрелде
    • Кукмарада тынлы уен кораллары оркестрларының төбәкара фестиваль-конкурсы булды
    • Кукмарада бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршы алдылар
    • Кукмарада Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салынды
    • Кукмара районы прокуратурасы хезмәткәрләре сугыш ветераны Мәгъсүм Насыйбуллинны хөрмәтләп искә алдылар
    • Кукмарада фонтан ачылды
    • “Татарстан - яңа гасыр” хәрәкәте вәкилләре Кукмара укучылары белән экология мәсьәләләре турында фикер алыштылар
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    Ночной режим