Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендәге түгәрәк өстәлдә катнашты

Очрашу барышында туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген Кукмара районына эш визиты белән Татарстан премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев һәм Татарстан Президенты Аппараты, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы, Иҗтимагый Палата вәкилләре һәм башкалар килде. Кунаклар районда туган телләрне укыту, саклау буенча эшнең ничек алып барылуы белән танышты.

Башта кунаклар Лельвиж урта мәктәбендә, балалар бакчасында, музейда булдылар. Алга таба очрашу Кукмарада дәвам итте, анда алар үзәкләштерелгән китапханәләр системасы эше белән таныштылар. Аннары Татарстан премьер-министры урынбасары район Мәдәният йортында республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын бәйрәм итү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрде.

Район башлыгы Сергей Димитриев, утырышны ачып, Кукмараның республикада социаль-икътисадый үсеш алган авыл районнарының берсе булуын билгеләп үтте.

«Бездә 29 милләт вәкиле тату гаилә булып яши. Барлык халыкларга да белем алу, телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен шартлар тудырылган. 12 февраль көнне районда Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шакиров катнашында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы булды. Шулай ук районда татар, рус, удмурт, мари телләре һәм мәдәнияте үзәкләрен булдыру турында карар кабул ителде», - диде Сергей Димитриев.

Васыйл Шәйхразиевның сүзләренә караганда, милли холыкны формалаштыру гаиләдән башлана һәм тел, мәдәният аша чагылыш таба.

«Нәкъ менә гаиләдә тел һәм мәдәният, гореф-гадәтләр тәрбияләнә. Әгәр гаилә үзенең нәселен сакларга тырыша икән, димәк, ул тагын да күбрәккә сәләтле. Туган телне, гореф-гадәтләрне, гастрономияләрне белү кешене бизи генә. Шулай ук милли гореф-гадәтләрне, туган телне саклап калуга ярдәм итә торган мәктәпкәчә һәм мәктәп тәрбиясенә дә игътибар итәргә кирәк. Әгәр белем бирү учреждениеләрендә телгә зур хөрмәт белән карыйлар һәм һәр педагог алтын бәясенә торырлык икән, аның эш сыйфаты нәтиҗәсендә тел яшәячәк», - дип билгеләп үтте Татарстан премьер-министры урынбасары.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk