Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Анда катнашучылар сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Бүген Кукмарада совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды.

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Казан суворов хәрби училищесы начальнигы, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, генерал-майор Валерий Миронченко, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының хәрби хәрәкәт ветераннары белән эшләүче координацион советы рәисе, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Иван Егоров, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, укучылар, җирле халык һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

«Битараф калмыйча әлеге эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт. Безнең үсеп килүче буын ул еллардагы вакыйгаларны белергә һәм истә тотарга, батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш», — диде тантанада район башлыгы Сергей Димитриев.

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Район башлыгы һәлак булган якташларның туганнарына «Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 35 ел» медаленә таныклыклар тапшырды.

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Сугыш хәрәкәтләре ветераны Иван Егоров мемориал якташларыбызның батырлыклары турында хәтерне саклау булып тора дип билгеләп үтте.

«Бу мемориал батырлык символы булсын. Бүген яшь буын махсус хәрби операция зонасында үз бурычын лаеклы үти. Аларга үз бурычларын лаеклы үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтырга язсын. Ә интернационалист сугышчылар турында хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак», — диде ул.

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Зур Кукмара авылыннан Рәис Абзалов хәрби хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

«Без Әфганстанга Ерак Көнчыгыштан җибәрелдек. Вертолет эскадрильясы составында мин МИ-24 вертолетында очтым. Ул вакытта безгә 25 яшь иде. 1982 елда безне, 26 экипаж составында, Әфганстанга җибәрделәр. База Әфганстан башкаласы Кабул шәһәрендә урнашкан иде. Бурычыбыз — үзебезнең гаскәрләр колонналарын озата бару булды, шулай ук каршы якны юк итү операциясе вакытында ярдәм күрсәттек. Кызганычка каршы, полктагы 12 кешене чит җирләрдә башын салды. Иптәшләреңне югалту бик авыр. Алар безнең хәтердә мәңгегә калачак», — дип сөйләде запастагы майор.

Кукмара Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориал ачылды

Мемориалның япмасын төшергәннән соң, чарада катнашучылар анда веноклар һәм чәчәкләр салдылар, сугышчыларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев