Зур Сәрдектә яңа балалар бакчасы ачылды (+фото)
Бүген Зур Сәрдек авылында сөенечле вакыйга - "Әкият" балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 50 урынга исәпләнгән әлеге бакчада бар мөмкинлекләр дә тудырылган: уен, йокы бүлмәләре, спорт залы - һәммәсе дә заман таләпләренә туры килеп тора. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Әлбәттә, авыл халкы, иганәчеләр, әти-әниләр, бакча коллективының да өлеше...
Бүген Зур Сәрдек авылында сөенечле вакыйга - "Әкият" балалар бакчасын ачу тантанасы булды. 50 урынга исәпләнгән әлеге бакчада бар мөмкинлекләр дә тудырылган: уен, йокы бүлмәләре, спорт залы - һәммәсе дә заман таләпләренә туры килеп тора. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарган. Әлбәттә, авыл халкы, иганәчеләр, әти-әниләр, бакча коллективының да өлеше зур булган.
Тантанада катнашкан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин төзелеш эшләрендә катнашучыларга үзенең рәхмәтен белдерде, бәйрәм белән котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев