Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур Кукмара авылы яшүсмерләре “Рубин” командасында уйнарга хыялланалар (+фото)

Әйе, Зур Кукмара авылындагы футбол мәйданчыгында туп типкән малайлар арасында данлыклы "Рубин" футбол командасында уйнарга хыялланучылар да бардыр. Алар моны үзләре дә яшермиләр. "Ясалма чирәмдә уйнавы үзе үк рәхәт, тигез, егылсаң да авырттырмый", - диләр буш вакытларында "Ялкын" спорт клубы каршында төзелгән футбол мәйданчыгына ашыгучы яшүсмерләр. "Бердәм Россия" партиясе программасы...

Әйе, Зур Кукмара авылындагы футбол мәйданчыгында туп типкән малайлар арасында данлыклы "Рубин" футбол командасында уйнарга хыялланучылар да бардыр. Алар моны үзләре дә яшермиләр. "Ясалма чирәмдә уйнавы үзе үк рәхәт, тигез, егылсаң да авырттырмый", - диләр буш вакытларында "Ялкын" спорт клубы каршында төзелгән футбол мәйданчыгына ашыгучы яшүсмерләр.

"Бердәм Россия" партиясе программасы буенча төзелгән әлеге мәйданчык райныбызда иң беренчеләрдән булып сафка басты. Футболны Зур Кукмарада элек-электән яраталар. Авылның урам командалары арасында төрле турнирлар үткәргәндә дә дистәгә якын команда җыела.

-Сочида узган Кышкы Олимпиада, башкалабыз Казанда үткән Универсиада илебездә, республикада спортка игътибарның никадәр зур булганлыгын ассызыклый. Сәламәт яшьләрнең өметле киләчәк икәнлеген аңлап һәм Универсиада объектларын төзегендә күрсәтелгән ярдәмебез өчен Республика Президенты районга шушындый спорт мәйданчыклары бүләк итте, -диде футбол мәйданчыгын ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин.- Узган ел районыбызда алты мәйданчык төзелде, быел исә тагын биш мәйданчык сафка баса. Әле күптән түгел генә поселокта футбол кыры файдалануга тапшырылган иде. Әлбәттә, мондый мәйданчыклар сәламәт тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, вакытны дөрес итеп сарыф итү өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Бу спортчыларга яңа бурычлар куя, элекке нәтиҗәләрне тагын да яңартырга этәрә.

Зур спортка юл башы булырдай футбол мәйданчыгын ачу тантанасы футбол сөюче яшүсмерләрнең иптәшләрчә очрашуы белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X