Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вахит авылында спорт мәйданчыгы ачылды (+фото)

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән Республикада спорт мәйданчыклары төзү бара. Ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзеләчәк. Шулай итеп, партия Республика яшьләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди. Узган ел районыбызда алты мәйданчык төзелде, быел исә тагын биш мәйданчык сафка баса. Әле күптән түгел поселокта футбол кыры куллануга...

"Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән Республикада спорт мәйданчыклары төзү бара. Ел ахырына кадәр 45 муниципаль берәмлектә 319 мәйданчык төзеләчәк. Шулай итеп, партия Республика яшьләрен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди.

Узган ел районыбызда алты мәйданчык төзелде, быел исә тагын биш мәйданчык сафка баса. Әле күптән түгел поселокта футбол кыры куллануга тапшырылган иде. Аның мәйданына урнаштырылган 8 миллион 500 мең сумлык чимал - 5400 квадрат метр зурлыктагы ясалма чирәм, мәрмәр таш кыйпылчыклары һәм кварцлы ком - "Бердәм Россия" партиясе бүләге иде. Кичә Вахит авылы мәдәният йорты каршында төзелгән спорт мәйданчыгын ачу тантанасы үткәрелде. Әлеге чарада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, төзелеш эшләрен башкарган "Строй гарант" оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов, Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбановлар катнашты һәм чыгыш ясады.

-Районыбызда спортка зур урын бирелә. Яшьләребез төрле спорт чараларында, бәйгеләрдә дә сынатмыйлар, республика, Бөтенроссия күләмендә призлы урыннар яулыйлар. Вахит авылында да тырыш, уңган халык яши. Әлеге заманча мәйданчык бу җирлек өчен зур бүләк, - диде район башлыгы. - Бу төбәк үзенең авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары белән дә дан тота. Хезмәттә дә, мәдәнияттә дә, спортта да сынатмыйлар алар. Узган ел куллануга тапшырылган мәдәният йорты, бүген ачылган спорт мәйданчыгы аларга тагын да күбрәк мөмкинлекләр тудырачак. Әлеге объектлар беркайчан да буш тормасын иде.

Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов та үзенең рәхмәтен җиткерде.

-Мондый спорт мәйданчыгы авылыбызга бик кирәк иде. Анда волейбол, баскетбол һәм футбол уйнарга мөмкин булачак. Киләчәктә мәйданчыкны тагын зурайтырга мөмкинлегебез бар, чөнки 1 миллион сумлык грант оттык. Биредә төнге сәгать 11гә кадәр спорт уеннарының тынып торганы юк. Яшьләребез бик актив, - диде ул.

Мондый спорт мәйданчыгы иртәгә Зур Кукмара авылында куллануга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X