Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тырма-себерке алып чистарыну эшләренә керешер вакыт җитте

Яз үз хокукын көннән-көн күбрәк яулый бара. Карлар бераз эрүгә үк кайбер хуҗалар инде йорт-җир тирәсен җыештырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Яшәгән җиребезне чүп-чардан арындыру, ямьләндерү - үзе бер күңелле мәшәкать бит ул. Һәр язда поселок һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән чистарту - әби-бабаларыбыздан килгән күркәм традиция. Быел да...

Яз үз хокукын көннән-көн күбрәк яулый бара. Карлар бераз эрүгә үк кайбер хуҗалар инде йорт-җир тирәсен җыештырырга, тәртипкә китерергә керештеләр. Яшәгән җиребезне чүп-чардан арындыру, ямьләндерү - үзе бер күңелле мәшәкать бит ул. Һәр язда поселок һәм авыл җирлекләре территорияләрен күмәк көч белән чистарту - әби-бабаларыбыздан килгән күркәм традиция.

Быел да район Башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин карары белән районыбызда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Санитар-чистарыну эшләрен координацияләү өчен әлеге җитәкченең үзе рәислегендә оператив штаб төзелде, районда санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планы расланды.

-Махсус комиссияләр тарафыннан елдагыча торак пунктларда чисталыкны тикшерү буенча рейдлар үткәреләчәк. Йорт каршында, капка төпләрендә рөхсәтсез төзелеш материаллары, чүп-чар өйгән хуҗаларга карата административ чаралар күрү каралган. Законсыз чүплекләр өчен дә җавап тотасы, - ди республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясе начальнигы урынбасары Наил Галиев.

Эколог белдерүенчә, быел күп кенә предприятиеләрдә планлы тикшерүләр үткәреп, эшчәнлекләренең табигатьне саклау законнарына тәңгәл килү-килмәвен ачыклау планлаштырылган. Әйләнә-тирәгә ясалган тискәре йогынтылары өчен түләүләрнең ничек башкарылуы да исәпкә алыначак. Шул исәптән "Экосервис" оешмасының каты көнкүреш калдыклары полигонында һәм автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә комплекслы тикшерүләр уздырылачак. Һәр заправканың экологик рөхсәт документларын күздән кичереп, ян территориясендәге яңгыр сулары белән бергә техник май, бензин калдыкларын агызу канализацияләренә, чүп контейнерлары мәйданчыкларына аерым игътибар итәчәкләр.

-Моннан тыш, санитар-экологик икеайлык кысаларында без Арчадан килгән вәкилләр белән, теләсә кайсы җирлеккә, предприятиегә теләсә нинди вакытта алдан кисәтүсез барып, планнан тыш тикшерүләр үткәрергә хокуклы, -ди Наил Галиев.

-Һәр кеше, һәр җитәкче табигатькә сакчыл, аңлы карашта булганда гына без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Поселок урамнарындагы, юл читләрендәге чүпләрнең күбесе - машиналардан пакетлар белән ташлап калдырылган көнкүреш калдыклары, -ди Кукмара поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. -Әйтик, "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре Магистральная урамыннан гына кар астыннан чыккан 26 капчык чүп-чар җыеп алдылар. Аларның ел әйләнә урамнардан берәмтекләп чүп җыеп йөрүләре, шул рәвешле поселокта чисталык өчен көрәш алып барулары мактауга лаек. Әмма кешеләрнең олысы-кечесе аларның хезмәтен хөрмәт итсә, үзебез яшәгән җирне чүпләмәсәләр, яхшырак булыр иде, ләбаса!

"Экосервис" оешмасы үткән елда Кукмара урамнарыннан барлыгы 5750 тонна көнкүреш калдыкларын чыгарган.

фото: http://www.gorodlgov.ru/taxonomy/term/362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X