Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркәш фельдшеры үзенең тәмле теле белән дә дәвалый

Бервакыт Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Заһидуллин редакциягә кергәч: -Кызлар, җай табып, безнең якларга килеп чыгыгыз әле. Төркәш авылы фельдшеры Лилия Мөбарәкшина белән таныштырыр идем үзегезне. Алтынга тиң кеше ул, - дигән иде. Чакыруны кабул итеп, медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Төркәшкә юл алдык. Инде ике дистә елдан артык фельдшерлык вазыйфасын...

Бервакыт Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Заһидуллин редакциягә кергәч:

-Кызлар, җай табып, безнең якларга килеп чыгыгыз әле. Төркәш авылы фельдшеры Лилия Мөбарәкшина белән таныштырыр идем үзегезне. Алтынга тиң кеше ул, - дигән иде.

Чакыруны кабул итеп, медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Төркәшкә юл алдык. Инде ике дистә елдан артык фельдшерлык вазыйфасын башкаручы Лилия ханым гаиләсе белән Ныртыда яши, биш чакрым ераклыктагы күрше авылга исә көн саен йөреп эшли. Без килгәндә ашыга-ашыга авырулары яныннан кайтып килеше иде аның.

-Көннәр кызу торганлыктан, күп кешене йөрәк-кан тамырлары авырулары борчый, кан басымнары уйный. Фельдшер-акушерлык пунктына килә алмаганнарның өйләренә барам. Укол ясагач, тиешле төймәләрне биргәч, хәлләре бераз җиңеләеп киткәндәй була, - ди ул. -Гадәттә өлкәннәр: "Ашказанын дару белән тутырасыбыз килми", - дип, район үзәк дәваханәсе табиблары биргән барлык дәва чараларын да үзвакытында кулланмыйлар. Тиешле дәвалану курсын алып бетермәгәнлектән, чир кабат үзен сиздерә башлый. Эсселәрдә әби-бабайларга бик урамда йөрмәскә, күбрәк өйдә торырга киңәш итәр идем.

Лилия Ныртыга эшкә Түбән Кама медицина көллиятен тәмамлап кайта. 2005 елның гыйнварында исә аны Төркәш медпунктына билгелиләр.

-Беренче тапкыр яңа эш урыныма барганым әле бүгенгедәй хәтердә, - ди ул, елмаеп. - Иртәнге сәгать җиделәр иде бугай. Озын тунымны кидем дә, җәяүләп юлга чыктым. Буран дулый, көрт эченнән атлап кына булмый бит, өстәвенә тунның итәге аякка чорнала да, кар эченә чумам. Елый-елый, тәмам хәлдән таеп килеп җиткән идем мин анда. Хәзер ияләндем, уңайлы итеп киенәм дә, Нырты белән Төркәш арасындагы биш чакрымны ярты сәгать эчендә узам. Аннары җәяү йөрү сәламәтлек өчен дә бик файдалы бит ул.

Лилия Мөбарәкшинаның ягымлы йөзе, тәмле теле, шифалы кулларына шул дәрәҗәдә ияләнеп өлгергән ки авыл халкы, башка фельдшерны хәтта күз алдына да китерәселәре килми аларның.

-Лилиябезне бик яратабыз. Безгә, Чәбия һәм Төркәш авылларының 318 кешесенә, ашыгыч ярдәм күрсәтүче бит ул, - ди Гөлчирә апа Закирова. - Беркайчан сәгатькә карап йөрми - үзенең кырык эшен кырык якка куеп, безне тыңлый, киңәшләрен бирә табибәбез. Көндез генә түгел, төнлә белән дә чакыру алуга авырулар янына ярдәмгә ашыга, һәрдаим шалтыратып хәл-әхвәлне белешеп тора, үзе дә йөгереп килеп җитә. Хезмәтенә үтә дә җаваплы, үзе тәүфыйклы, олыга-кечегә ихтирамлы кызыбыз сәламәт кенә була күрсен.

Төркәш авылында яшәүче Нурия апа Зәкиеваның да Лилия Мөбарәкшинага рәхмәте зур.

-Хәтта Казанга кадәр барып, кечкенә сабыебызга үз канын бирде ул. Мондый игелекле эшкә һәркем алынмый да бит әле, ә Лилия ике дә уйлап тормыйча, ярдәмгә ашыкты, - ди Нурия апа.

-Минем балачак хыялым пешекче булу иде. Әмма әтиемнең гел авырып торуы, аңа табиблар чакыруыбыз әлеге һөнәрне сайларга этәргеч ясады, - ди Лилия. - Беркайчан да тормышымны медицина өлкәсе белән бәйләвемә үкенмәдем, киресенчә, кемгәдер ярдәм итә алу - үзе зур сөенеч. Гаиләм дә минем тынгысыз хезмәтемә күнегеп бетте инде. Газиз кешеләрең сине аңламаса, бик авыр бит ул. Тормыш иптәшем Марсель - минем иң зур терәгем. Кул астында машина булгач, төнге чакырулар вакытында аеруча уңайлы. Хәбәр алу белән үк аның белән юлга кузгалабыз. Казан авыл хуҗалыгы академиясендә белем алучы улым Марс, 11 сыйныфта укучы кызым Лиана да йорттагы бар эшне карап, тәртипләп торалар. Киңәш-табыш итәргә өлкәннәребез дә бар. Әткәй белән әнкәйгә рәхмәтебез чиксез.

Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кызыгы да, гыйбрәтлеләре дә очрый арада. Фельдшер Лилия ханымны да читләтеп үтми алар:

-Шулай бервакыт ирем Марсель белән ашыгыч рәвештә яшь кенә бер хатынны бала тудыру йортына илтергә туры килде. Күңелемдә курку - бала юлда гына тумаса ярар иде, дип телим, белгән догаларымны укыйм. Кукмарага килеп җиттек, светофор тирәсендә азрак юл йөрү кагыйдәсен бозып, машиналарны да узарга туры килде. Юлда тәртип бозганны кем яратсын инде, шоферлар бер-бер артлы сигнал бирәләр, йодрык болгыйлар безгә. Шулвакыт ирем түзмәде, машина ишеген ачты да: "Әнә, үзең тудыр алайса баласын", - дип каты гына җавап бирде берсенә. Аңлады булса кирәк ул шофер безне, уздырып җибәрде. Исән-имин дәваханәгә илтеп җиткердек булачак ананы, сау-таза ир бала шунда дөньяга килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X