Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Телевизор Чуллы авылыннан Язилә Вәккасовага насыйп булды

Рәхәт инде ул бүләк өләшүе. Газета укучыларыбызның кечкенә генә бүләкне дә зур итеп алулары, алар тарафыннан әйтелгән ихластан рәхмәт сүзләре, газетабызны яратып, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укулары турында ишетүе күңелдә рәхәт тойгылар калдыра. Быелның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында уйнатылган 21 данә бүләкне ияләренә тапшырып бетереп киләбез инде. -И-и...

Рәхәт инде ул бүләк өләшүе. Газета укучыларыбызның кечкенә генә бүләкне дә зур итеп алулары, алар тарафыннан әйтелгән ихластан рәхмәт сүзләре, газетабызны яратып, бер хәрефен дә төшереп калдырмыйча укулары турында ишетүе күңелдә рәхәт тойгылар калдыра.
Быелның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында уйнатылган 21 данә бүләкне ияләренә тапшырып бетереп киләбез инде.
-И-и бүләк алырга минем иң беренче булып килгәнне язмагыз инде, уңайсыз бит. Кукмарага йомышым төште дә, килгән-килгән сезгә дә сугылып чыгарга булдым, - дигән иде Сазтамактан Ләйсән Җаппарова. Аягы җиңел булды Ләйсәннең, ул электр чәйнеген алып китүгә, бер-бер артлы бүләк ияләре редакциябезгә агылып кына тордылар.
-Мәктәпкә укырга кергәнче үк "Хезмәт даны"н кулга ала идем инде мин. Элек бит хуҗалыклар арасындагы ярыш нәтиҗәләре бирелә иде, шуннан "Маяк" дигән сүзне эзләп табып, "Урал" белән чагыштырып карый идем. Әти колхозда шофер булып эшләде, аңа эштән кайтуга барысын да сөйләп бирәм. Газетагыз иң беренче тапкыр отышлар уйната башлагач, почтада эшләүче Рамилә апа Әгълиуллина купон кисеп җибәрергә тәкъдим итте. Минем: "Бүләге кая икән соң моның?"- дип сорашуыма түзмәгәндер инде, миңа бер карандаш биреп җибәрде,-дип елмая Ләйсән. - Бер ел да калдырмыйча район газетасына язылып киләбез. Бигрәк тә яңалыклар кызыксындыра мине.
Ә менә Кукмарада яшәүче, 25 ел буена киез-итек киез комбинатында эшләп лаеклы ялга чыккан Кәшәфетдин абый Нәҗметдиновның 1 августта туган көне булып чыкты. "57 яшь тулды миңа бүген, рәхмәт, бүләк ясадыгыз, - диде ул. -Газета килеп, аны укып бетергәч, хатыным Ясирә барысын да бергә җыеп бара. Өебездә инде әллә кайчангылары да саклана. Нократ Аланында яшәүче баҗай сорап карый, Ясирә берсен дә бирми бит".
Кәчимир авылыннан Салих абый Шәриповны газетабызның "синоптигы" дип атасак та буладыр. Табигатькә, ел фасылларына бәйле берәр сорау туа калса, хәзер аңа шалтыратабыз. Иренмичә, бик тәфсилләп, инде ничә еллар дәвамында алып барган көндәлегенә нигезләп җавап бирә ул безгә. Отышларны уйнатканда, реклама бирергә кергән егет тарафыннан аның тузан суырткыч иясе булуы ачыклангач, үзеннән дә ким сөенмәдек.
Кукмара металл савыт-сабалар заводында эретеп ябыштыручы булып эшләүче Анатолий Байметовның хатыны Фаина апа редакциягә отышны алырга кергәч, бер серне "чиште". Гаилә хуҗасының тиздән булачак 50 яшенә алар мультиварка бүләк итмәкче булганнар. Әмма, бигайбә, без өлгеррәк булып чыктык, Яңа Каенсарда гомер итүче Анатолий абыйга мультиварка - бездән.
Иң зур бүләк - телевизор Чуллы авылында яшәүче Язилә апа Вәккасовага насыйп булды. Хәтерләсәгез, моннан бер-ике ел элек газетабызда бик сирәк һөнәрләрнең берсе булган кое казучы Рашит абый турында язып чыккан идек. Язилә апа аның тормыш иптәше.
-Телевизор отуыбыз турында ишеткәч, сөенче алырга дип бакчада эшләүче Рашит янына йөгердем, - дип елмая Язилә апа. - Ул да ышанмады әле иң элек, газетаны кулга алгач кына тынычландык. Аннан соң купонны редакциягә үз куллары белән алып кереп салган кызыбыз Ләйсәнгә хәбәр иттек. Шалтыратучылар, котлаучылар күп булды, әкәмәт күңелле икән ул. Мин өебездә район газетасын иң соңгы кеше булып, эшне бетергәч, тынычлап, җентекләп укыйм. Алга таба да кызыклы, районыбыз халкы өчен бик кирәк булган газета чыгарырга язсын сезгә.
Рәхмәт теләкләрегезгә, кадерле газета укучыларыбыз. Отышларыгызның игелеген күреп, бездән аерылмыйча, исән-сау яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk