Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Спорт белән сәнгать янәшә

Үткән шимбәдә "Зилант" спорткомплексында райондагы оешма, предприятие, учреждение коллективлары арасында спортның тугыз төре буенча V спартакиада үтте. Анда барлыгы 11 команда, 300гә якын кеше катнашты.

Үзешчән композитор Илгиз Зарипов иҗат кешесе генә түгел, "күрәзәче" дә, ахрысы. Ярышларга старт бирелгәннән соң, "Зилант" фойесында кара-каршы очрашкач: "Менә күрерсең, беренче урын һәм кубок безнеке булачак", - дигән иде ул. Капитаны Илгиз Зарипов булган район Мәдәният үзәге чыннан да район Пенсия фонды идарәсен бер генә очкога, киез итек-киез комбинаты командасын өч очкога артта калдырып, спартакиаданың җиңүчесе булды. "Командабызда бердәмлек рухы көчле иде. Бер ай алдан команданы туплап, әзерләнә башладык: 4нче урта мәктәп спорт залына волейбол уйнарга йөрдек, эш бүлмәмә дартс элеп куеп, кулны "яздырдык", кызлар "Зилант"ка йөзүгә йөрделәр, - диде Илгиз җиңүләренең сере белән уртаклашып. - Манзарас авылы мәдәният йорты директоры Алсу Минһаҗева өстәл теннисы буенча икенче урынны алгач, җиңүнең безгә таба карап "елмайганын" аңладык, чөнки аркан тартуда призлы урынны алачагыбызны белә идем инде". Ул үзе спортның өч төрендә көчен сынаса, Зур Сәрдектән данлыклы кул көрәше остасы Ринат Сөләйманов 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында бу төр буенча инде икенче ел рәттән беренчелекне бирми. Түбән Өскебаш авылы клубының сәнгать җитәкчесе Сәрия Әдһәмова да узган ел кул көрәштерү буенча беренче урынны алса, 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында быел ул өченче урынга лаек булды. Йөзүдә шулай ук Зур Сәрдектән Альмира Шәймәрданованың бар көндәшләрен узып, беренче килүе команданың җиңү яулавына зур этәргеч бирде.
Спартакиадада, гадәттә, үткән елларда көч сынашкан спортчылар катнаша - әнә, киез итек-киез комбинатыннан Елена Кириллова узган ел йөзүдә беренче булган иде, быел аны Альмира узып китте. Гер күтәрү буенча спорт мастеры, Россия беренчелегендә өченче урынны алган һәм башка зур ярышларда җиңеп чыккан Каенсар егете Илсур Закиров ("Намус" командасы) киез итек-киез командасы өчен чыгыш ясаган, Италиядә үткән дөнья чемпионатында икенче призлы урынны алган спорт мастеры, шулай ук күп бәйгеләр җиңүчесе Нурислам Бәшаровны узган ел спартакиадада өч очкога узып, беренчелекне алган иде. Быел исә Нурислам гер күтәрүдә аны узды.
Район газ участогыннан Геннадий Платонов та кечкенәдән спорт белән дус. Узган ел ул йөзүдә "Намус" командасы өчен көрәшкән Илшат Шәфигуллиннан гына калышып, икенче урынны алган иде. Бу юлы йөзү буенча да, дартста да өченчегә калды. Ә Илшат янә үзенең иң көчле йөзүче булуын раслады.
Тенниста, гадәттәгечә, район үзәк дәваханәсеннән Кадрия Заһидуллинага, тиңнәр булмады, ирләр арасында халыкны социаль яклау идарәсе командасыннан Дамир Галиәхмәтов быел да беренчелекне алды. Аның командадашы Алинә Мортазина кул көрәше буенча 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында үзенең иң көчле икәнен күрсәтте. Эчке эшләр бүлеге ел саен спартакиадада аркан тартуда беренче урынга чыкса, бу юлы спортның башка төрләрендә әллә ни күркәм нәтиҗәләр күрсәтә алмадылар - гомуми зачетта тугызынчы урынны яуладылар. Үзәк дәваханә командасын да өстәл теннисында һәм участок терапевты Шамил Касыймовның шахматта беренче урынны алулары "саклап" кала алмады. Алар сигезенче баскычтан күтәрелмәделәр. Хезмәткәрләре спорт белән аеруча дус булган металл савыт-сабалар заводы ике ел рәттән спартакиаданың җиңүчеләре булып танылганнар, Кубокка ия булганнар иде. Ни өчендер быелгы бәйгедә алар "артка тәгәрәделәр". Бу командадан шашкада Зөлфия Ишмаева, кул көрәше буенча 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Руслан Вахитовның пьедесталның беренче баскычына күтәрелүләре, ике хезмәткәрнең йөзү һәм дартс буенча - икенче, волейболда өченче урыннарны алулары да аларга гомуми зачетта призлы урынны яуларга мөмкинлек тудырмады. Район Башкарма комитетыннан Альбина Гаянова чын мәгънәсендә үзен иң көчле хатын-кыз итеп танытты: кул көрәше буенча 60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында көндәшләрен җиңеп чыкты.
Илгиз Зарипов: "Дартс белән ныклап шөгыльләндем", - дисә дә, исеме призлы урыннар алучылар исемлегендә юк иде. Бу төрдә пенсия фонды идарәсеннән Фәрхәт Фәхриев иң төз атучы булды.
Спартакиадада иң күңелле, мавыктыргыч уеннарның берсе - әлбәттә, волейбол. Спортның бу төре балачактан уйнау күнекмәләре сакланып калган яисә хәзер даими рәвештә шөгыльләнгәннәргә генә "бирелә". Узган ел да Пенсия фонды идарәсе командасы финалда җиңеп чыккан иде, быел да алар беренчелекне кулдан ычкындырмадылар.
Спартакиада тәмам. Киләсе елга шушы вакытта тагын "Зилант"та итекчеләр, табиблар, мәдәният, полиция хезмәткәрләре, эшмәкәрләр көч сынашырга җыелыр. Алар арасында бу ярышларда катнашмаган башка оешма, предприятие командаларын да күрәсе иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk