Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гражданнар оборонасы сигналларын белү тормышны коткаруда ярдәм итәчәк

Хөрмәтле райондашлар! 9 апрельдә иртәнге сәгать 10нан 12 гә кадәр Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә. Хәбәр итү өчен төрле корылмалардагы (мәчетләрдәге) һәм транспорт чараларындагы тавышкөчәйткеч җайланмалары, электр сиреналары кабызылачак. Кәрәзле телефоннарга смс-хәбәрләр киләчәк, телевидение һәм радио бу турыда хәбәр итеп торачак. Хәбәр итү сигналлары ишетелүгә ашыгыч мәгълүматларны...

Хөрмәтле райондашлар! 9 апрельдә иртәнге сәгать 10нан 12 гә кадәр Татарстан Республикасының хәбәр итү системасын техник тикшерү үткәрелә. Хәбәр итү өчен төрле корылмалардагы (мәчетләрдәге) һәм транспорт чараларындагы тавышкөчәйткеч җайланмалары, электр сиреналары кабызылачак. Кәрәзле телефоннарга смс-хәбәрләр киләчәк, телевидение һәм радио бу турыда хәбәр итеп торачак.

Хәбәр итү сигналлары ишетелүгә ашыгыч мәгълүматларны тыңлау өчен халык радиотапшыргычларны һәм телевизорларны кабызырга тиеш. Алынган хәбәрләр турында җитәкчелеккә һәм хезмәттәшләргә, гаилә әгъзаларына, күршеләргә кичекмәстән җиткерү сорала. Алынган мәгүлүматлар нигезендә өлкәннәргә, хатын-кызларга һәм балаларга мөмкин кадәр тизрәк ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта игътибарлы, тыныч булыгыз,ашыкмагыз һәм паникага бирелмәгез. Бары тик дөрес булган һәм төгәл гамәлләр генә сезгә гадәттән тыш хәлләр шартларында сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны сакларга ярдәм итәр.

Куркынычның ни дәрәҗәдә булуын аңлау, гражданнар оборонасы сигналларын белү һәм гадәттән тыш хәлләр булу куркынычы туганда кылынган аңлы, тәңгәл гамәлләр сезнең һәм якыннарыгызның тормышын коткарырга ярдәм итәр.

фото: http://novostivl.ru/content/photo.php?id=17169&n=0&f=31085&mode=

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гадәттән тыш хәлләр сигналлар

erid: 2VtzqxWHLUk