Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Шәфкать”тә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр узды

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Кукмарадагы янгын сүндерү часте һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр барышында "Шәфкать"нең физиотерапия бүлмәсендә янгын "чыганагы" табылды һәм бина эчендә булган әти-әниләрне, инвалид балаларны, хезмәткәрләрне куркынычсыз урынга күчерү һәм янгынны "сүндерү" буенча чаралар күрелде. Үзәк...

"Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә Кукмарадагы янгын сүндерү часте һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә янгын сүндерү-тактик өйрәнүләр үтте. Өйрәнүләр барышында "Шәфкать"нең физиотерапия бүлмәсендә янгын "чыганагы" табылды һәм бина эчендә булган әти-әниләрне, инвалид балаларны, хезмәткәрләрне куркынычсыз урынга күчерү һәм янгынны "сүндерү" буенча чаралар күрелде. Үзәк хезмәткәрләре янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче үк инструкция нигезендә эвакуация, кул астында булган янгын сүндерү чаралары белән "чыганак"ны сүндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Янгын сүндерү тактик-өйрәнүләр вакытында үзәк бинасы янында ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре кизү торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәфкать янгын сүндерү өйрәнүләр

erid: 2VtzqxWHLUk