Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ә сез кояшта кызынасызмы?

Җәй җиткәч нишлибез? Әлбәттә, кояшның шифалы нурлары астында рәхәтләнеп тәнне кыздыра башлыйбыз! Ләкин кызыну һәрвакытта да файдалы була микән? Дөресрәге, кояшның кеше организмы өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә? Бу сорауларга дөрес җавап табу өчен, әйдәгез, белгеч сүзләренә колак салыйк әле. Файда Кояшның иң зур файдасы - "Д" витаминында. Кеше кояштан...

Җәй җиткәч нишлибез? Әлбәттә, кояшның шифалы нурлары астында рәхәтләнеп тәнне кыздыра башлыйбыз! Ләкин кызыну һәрвакытта да файдалы була микән? Дөресрәге, кояшның кеше организмы өчен файдасы һәм зарары нәрсәдә? Бу сорауларга дөрес җавап табу өчен, әйдәгез, белгеч сүзләренә колак салыйк әле.

Файда

Кояшның иң зур файдасы - "Д" витаминында. Кеше кояштан гына ала торгна әлеге файдалы нурлар аның матдәләр алмашын яхшырта, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Кешедәге авырулар китереп чыгара торган микроорганизмнарны һәлак итә. Кеше озак вакыт кояшсыз урында торса, аңарда депрессия башлана, физик ягына һәм акыл үсешенә зыян килә.

Зарар

Кояш тәндәге күзәнәкләрне майлы табада кыздырылган ит кебек пешереп бетерә һәм күзәнәкләр сулаудан туктый. Нәтиҗәдә, тән тиресе картаеп, җыерчыклана башлый. Кешедә хәтта тән тиресенең яман шеш авыруы да барлыкка килергә мөмкин икән. Кан басымы күтәрелү, кан куеру, күңел болгану, эчке органнарның эшчәнлеге бозылу, йөрәк-кан тамырлары спазмнары - болар барысы да кояш нурларын артык җыюдан килә.

Киңәш

Шулай итеп, нәтиҗәләр ясыйк. Кояшта кызыну файда гына китерсен өчен:

-кызыну вакыты сәгать 11.00-14.00 аралыгында булмаска тиеш;

-кояш астында 40 минут торганнан соң, кимендә ярты сәгать күләгәле урында "ял итеп" алырга кирәк;

-кызыну өчен төрле кремнар, кызынгач та сөртелә торган махсус косметика кулланырга онытмагыз;

-инде тәнегез артык пешеп китеп җәфалансагыз, ул урыннарны халык медицинасы тәкъдим иткән катык яки ачыган сөт белән уарга мөмкин.

Сезгә файдалы кояшлы җәйләр теләп калабыз!

фото: http://vk.com/oxygen_cocktail

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр кояш кызыну

erid: 2VtzqxWHLUk