Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбыз кырларында эш гөрли

Районыбыз хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре киң колач белән бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү төгәлләнде. 5700 гектарда терлек азыгы культуралары чәчелде, бу барлык мәйданның 70 процентын тәшкил итә. 3300 гектарда кукуруз, 1000 гектарда берьеллык үләннәр чәчелде. "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында бәрәңге утырту бара. Чәчүлекләрне катоклауны оештыруга зур игътибар...

Районыбыз хуҗалыкларында һәм агрофирмаларда язгы кыр эшләре киң колач белән бара. Бөртекле сабан культураларын чәчү төгәлләнде. 5700 гектарда терлек азыгы культуралары чәчелде, бу барлык мәйданның 70 процентын тәшкил итә. 3300 гектарда кукуруз, 1000 гектарда берьеллык үләннәр чәчелде. "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыкларында бәрәңге утырту бара. Чәчүлекләрне катоклауны оештыруга зур игътибар бирелә, бу мөһим чара 20 мең гектарда оештырылды. 1000 гектарда басулар корткыч бөҗәкләргә каршы, 3500 гектарда чүп үләннәренә каршы эшкәртелде. 6500 гектарда чәчүлекләр, үсентеләр тиешелеп чыкканчыга кадәр тырмаланды. Бу мәгълүматлар район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X