Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда 9 айда шәхси хуҗалыкларда 164 мең центнерга якын сөт җитештерелгән

Шәхси хуҗалыкларда 9 айда 163806 центнер сөт җитештерелгән. Аның 34,2 проценты гаиләнең үзе өчен кулланылса, калганы, ягъни 107867 центнеры сөт җыючыларга һәм читкә сатылган. Бүгенге көндә районда 20дән артык эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Сөт бәясенең төрле авыл җирлекләрендә берүк булмавы халыкта ризасызлык тудыра. Әйтик, сентябрь аенда Олыяз җирлегендә Ринат...

Шәхси хуҗалыкларда 9 айда 163806 центнер сөт җитештерелгән. Аның 34,2 проценты гаиләнең үзе өчен кулланылса, калганы, ягъни 107867 центнеры сөт җыючыларга һәм читкә сатылган.
Бүгенге көндә районда 20дән артык эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Сөт бәясенең төрле авыл җирлекләрендә берүк булмавы халыкта ризасызлык тудыра. Әйтик, сентябрь аенда Олыяз җирлегендә Ринат Рәхимҗанов, Рафис Галиев сөтнең һәр литрына 16 сум 90 тиеннән, Нырья авыл җирлегендә Дмитрий Туктамышев 15 сум 40 тиеннән, Югары Чура, Лельвиж, Янил җирлекләрендә сөт җыюны оештырган Вахитов исемендәге хуҗалык 16 сум 50 тиеннән түләсә, Важашур, Ош.Юмья, Манзарас, Починок Кучук, Березняк җирлекләрендә бер литр сөтнең бәясе 12 сумнан артмый. Калган җирлекләрдә исә 13-14 сумнан исәп-хисап ясала.
Әлбәттә, бәя куйганда юл чыгымнары исәпкә алына. Әмма бәядә 4әр сум аерма булу эшмәкәрләрнең дә мал хуҗаларына тиешле хакны түләп җиткермәве турында сөйли. Шуны исәпкә алып, район җитәкчелеге тарафыннан сөт җыю белән шөгыльләнүче һәр эшмәкәргә сөтнең һәр литрына бәяне 16 сумнан да киметмәү бурычы җиткерелгән иде. Октябрь аенда бәяләр кайда нинди булган - бу хакта газетабызның киләсе саннарында хәбәр итәрбез.

фото: http://usahitman.com/ndvtsrormf/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X