Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды (+фото)

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды. Алар Илсур Шәрипов, Вадим Әхәтов, Раниф Сәлмәнов җитәкчелегендәге оешмалар көче белән ремонтланды. Ә палаталарны җиһазлауга районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре зур ярдәм күрсәтте. Палаталарда ятып дәвалану өчен барлык уңайлыклар бар. Телевизор, суыткыч, микродулкынлы...

"Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында район үзәк дәваханәсендә сугыш ветераннары өчен өч палата булдырылды. Алар Илсур Шәрипов, Вадим Әхәтов, Раниф Сәлмәнов җитәкчелегендәге оешмалар көче белән ремонтланды. Ә палаталарны җиһазлауга районыбызның оешма-предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләре зур ярдәм күрсәтте. Палаталарда ятып дәвалану өчен барлык уңайлыклар бар. Телевизор, суыткыч, микродулкынлы мич, йомшак җиһазлар куелган палаталар өй шартларын хәтерләтә. Сугыш ветераны Зиннур абый Галәветдинов та үзенең палатадан, табибларның җылы мөгаләмәсеннән бик канәгать булуын белдерде. Аның хәлен белергә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, төзелеш оешмалары, район ветераннар оешмасы, предприятие җитәкчеләре килгән иде. Алар барлык палаталарда да булып, алардагы шартлар белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk