Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Өлгедә яшәүче сугыш ветеранын юбилее белән котлады (+фото)

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Хәтимә Баһаманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны тәбрикләргә район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Гаянова, "Кукмара" агрофирмасының генераль директоры Ришат...

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Өлге авылында яшәүче сугыш ветераны Хәтимә Баһаманованы 90 яшьлек юбилее белән котлады, аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук юбилярны тәбрикләргә район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Гаянова, "Кукмара" агрофирмасының генераль директоры Ришат Хәнәфиев һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәре Регина Мусина да килгән иде. Алар да Хәтимә апага үзләренең тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.

19 яшендә яу кырына чыгып киткән Хәтимә апага тормышның ачысын-төчесен күп күрергә туры килә.

-Авылдан бер көндә биш кыз чыгып киттек. Күрмәгәннәребез калмады. Польшада хезмәт иттек, солдатлар өчен карта төзедек, көннәр буе урманда йөри идек, - дип искә ала ул сугыш елларын.

Сугыштан кайткач, Кече Кенәдә пешекче булып, колхозда төрле эшләрдә эшли ветеран. Тормыш иптәше белән 4 кыз, 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Пар канаты гына яшьләй вафат була. Берсеннән-берсе кечкенә балаларын берүзе аякка бастыра ул. Әбинең 9 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Хәтимә Баһаманова уллары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X