Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Олыяз урта мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный

Тиздән файдалануга тапшырылачак Олыяз урта мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпкә керүче төп баскычны эшлиләр, моннан тыш ишекләрне куярга хәзерлек бара, мәктәп эчендәге баскычларга плитә җәеп, җылылык системасының торбалары урнаштырыла. Спорт залы, балалар бакчасы идәннәрен агач такта белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәпнең тирә-юнен төзекләндерү эшләре...

Тиздән файдалануга тапшырылачак Олыяз урта мәктәбенең төзелеш мәйданчыгында кызу эш кайный. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпкә керүче төп баскычны эшлиләр, моннан тыш ишекләрне куярга хәзерлек бара, мәктәп эчендәге баскычларга плитә җәеп, җылылык системасының торбалары урнаштырыла. Спорт залы, балалар бакчасы идәннәрен агач такта белән тышлау эшләре төгәлләнеп килә. Мәктәпнең тирә-юнен төзекләндерү эшләре дә читтә калмый: юлларны асфальт түшәр өчен әзерләү, тирә-юньне яшелләндерү оешкан төстә бара.

Мәктәп янындагы мини-футбол мәйданчыгына да 10га якын КамАЗ машинасы белән вак таш китерелде, мәйданчылыкның нигезен әзерләү эше дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олыяз мәктәп төзелеш

erid: 2VtzqxWHLUk