Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәскәүне шаккатырган Кукмара сыерлары көнгә 40 литр сөт бирә

Вахитов исемендәге хуҗалык чираттагы кунакларны кабул итте: узган атнада биредә районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде. -Семинарның бездә үткәреләчәген биш кенә көн алдан хәбәр иттеләр, шуңа махсус әзерләнү булмады, ничек бар - шулай кабул итегез, - диделәр хуҗалыкта. Моны Татарстан авыл...

Вахитов исемендәге хуҗалык чираттагы кунакларны кабул итте: узган атнада биредә районнарның селекция-нәсел эше хезмәтләре һәм нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләре катнашында республика семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

-Семинарның бездә үткәреләчәген биш кенә көн алдан хәбәр иттеләр, шуңа махсус әзерләнү булмады, ничек бар - шулай кабул итегез, - диделәр хуҗалыкта.

Моны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та раслады:
-Биш көндә семинарга әзерләнеп бетү мөмкин түгел. Бүген биредә күргәннәр - вахитлеләрнең көндәлек эшләү рәвеше, - диде ул. - Нәсел эше белән шөгыльләнү шушы хуҗалыктагы кебек булырга тиеш. Бу күрсәткечләрдә генә түгел, малларның физиологик торышында, ашату, яшь малларны үстерү тәртибендә, башка технологик мәсьәләләрне хәл итүдә дә чагылыш таба. Югыйсә, монда да фермалар яңа түгел, малларны элек төзелгән терлек абзарларында асрыйлар. Ләкин аларны ремонтлап, тиешле шартлар булдыра алганнар.Терлекчелек тармагына көндәлек игътибар булуы әллә каян күренеп тора.

Чыннан да, терлекчелек комплексындагы тәртип, эшнең оештырылуы теләсә кемне көнләштерерлек тә, сокландырырлык та. Чит илләргә кадәр чыгып, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, галимнәр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә биредә терлек асрау фәнни нигезгә корылды. Әле зур офисларда да компьютерлар санаулы гына вакытта ук инде биредә фермаларда малларны исәпкә кую, контроль эшенең программалаштырылган булуына гаҗәпләнеп кайткан идек. Әнә шулай заман белән бергә атларга тырышу, күбрәк продукция җитештерү өчен яңа юллар эзләү аларны шушы югарылыкка күтәрде дә. Нәсел эше буенча да вахитлеләр нәтиҗәле эшли, узган ел нәселле терлекләр сатудан хуҗалык кассасына 15 миллион сум акча кергән. Мәскәү күргәзмәләренә кадәр барып, көмеш медаль алып кайткан, көненә 30ар литр сөт бирүче сыерлар да шушында бит инде. Ә узган ел һәр сыердан уртача 7390 килограмм сөт сауганнар. Нәсел эше буенча куелган башка таләпләр дә үтәлә: яшь маллардан тәүлегенә 865әр грамм үсеш алып, таналарны 16 айда каплату авырлыгына җиткерәләр. Бүген көненә ? тонна сөт саткан хуҗалыкның киләчәккә планнары тагын да зуррак: хуҗалык исәбе белән төзелүче 1200 малга исәпләнгән мега-ферманың бер корпусын инде быел ук куллануга тапшырырга ниятлиләр.

-Сез бу җирлектәге авылларның төзеклегенә, йортларның, каралты-кураларның иркенлегенә игътибар итми калмагансыздыр, - дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары килгән кунакларга. - Болар берсе дә күктән төшмәгән. Җитәкчелекнең халык белән уртак тел табып эшләве, социаль-көнкүреш мәсьәләләренә игътибар булу нәтиҗәсе бу.

Семинарның пленар өлешендә елына бер нәселле терлек тә сатмаган, һәр сыердан уртача савымны 5 мең килограммга да җиткерә алмаган кайбер хуҗалык җитәкчеләренә шактый ук кызарырга туры килде. "Кайберәүләр субсидия алу өчен генә нәсел хуҗалыгы исемен йөртә кебек. Ләкин дәүләт ярдәме эшләгән хуҗалыкларга гына булачак. Кем тырышмый - әлеге исемлектән төшеп калачак", - дип искәртте Николай Титов.

Безнең районда нәсел эше белән "Урал", "Восток" хуҗалыклары, "Бөр" агрофирмасы да шөгыльләнә. "Урал" белән "Восток"та күрсәткечләр яхшы, ә бөрлеләргә әле аларга тигезләшү өчен эшлисе дә, эшлисе. Нәселле терлекләрнең бәясе югары, аларга сорау да бар. Әгәр төшемле эш булмаса, аның белән вахитлеләр шөгыльләнер идеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X