Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Могҗизаларны үзебез ясыйк” дигән яңа проект тәкъдим итәбез

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыз яңа проект тәкъдим итә. Аны тормышка ашыруда сезнең ярдәмгә таянабыз. Хәтерләсәгез, 2014 елда газетабызда "Кукмараның 7 могҗизасы" дигән проект старт алып, ел дәвамында районыбызның игътибарга лаеклы объектлары, табигать байлыклары барланган иде. Ә быел, әйдәгез, шушы 7 могҗизаны 7 тапкыр арттырып, 49 могҗизаны үз кулларыбыз белән булдырыйк. Проект...

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыз яңа проект тәкъдим итә. Аны тормышка ашыруда сезнең ярдәмгә таянабыз.

Хәтерләсәгез, 2014 елда газетабызда "Кукмараның 7 могҗизасы" дигән проект старт алып, ел дәвамында районыбызның игътибарга лаеклы объектлары, табигать байлыклары барланган иде. Ә быел, әйдәгез, шушы 7 могҗизаны 7 тапкыр арттырып, 49 могҗизаны үз кулларыбыз белән булдырыйк. Проект барышында поселокта һәм авылларда башкарылган эшләр - ял парклары, спорт мәйданчыклары ясау, сулыкларны төзекләндерү, әйләнә-тирәне яшелләндерү, социаль-көнкүреш объектлары төзү, төрле фестивальләр, конкурслар, иганәчелек акцияләре, ярминкәләр, спартакиадалар үткәрү, китаплар, буклетлар бастыру, туризм маршрутына кертерлек урыннар булдыру һәм башка эшләр барланачак. Конкурста поселок һәм авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, аерым урамнар һәм күпкатлы йорт ишегаллары, хезмәт коллективлары катнаша ала.

Башкарылган эшләр турында язмалар һәм фоторәсемнәр көтеп калабыз. Аларның барысы да газета битләрендә чагылдырылачак. Фикерләрегезне 2-65-59 телефоны аша җиткерә аласыз. Проектка 2016 ел ахырында йомгак ясалачак. Хөрмәтле райондашлар, әйдәгез, әйләнә-тирәбезне ямьләндерү өчен үзебездән зур өлеш кертик һәм могҗизаларны үз кулыбыз белән тудырыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk